АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
19 март, 2024 ел

Песикошлар ботакта

Кыштан куркып сайрар кошлар
Очты җылы якларга,
Буран җырларын тыңладык
Моңсуланган чакларда.

Хәзер инде язлар җитте,
Гөрләвекләр юл яра.
Тиздән кошлар кайта диеп,
Җаннарыбыз куана.

Әнә - сыерчык оясы,
Урынында, агачта.
Мәче дә көтә хуҗасын,
Кунаклаган ботакка.
18.03.2024
Песиләр күргәзмәсе
Уникаль идентификатор: 1903242242
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез