Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Шигырь

Җәннәт миңа ахыры эләкмәс инде...
Бик күп гөнаһ эшләп ташладым.
Урыс суйган чучка ите алып
Уразада шашлык ашадым.

Хур кызлары миңа бирмәс инде,
Намаз укымадың диярләр.
Безнең күз алдында, кызыктырып
Муллаларны гына сөярләр.

Бирелмәгән сәдакалар бардыр,
Өметләнгән мәчет картына.
"Сәдакасын кысты, мәлгун!" диеп
Каргагандыр әле артымнан.

Зина кылдым. Әйтмим, булгалады,
Ак-кара дип сайлап тормадым...
Тик шунысын әйтим - беркайчан да
Тәһарәтсез зина кылмадым.

Юк пожалуй... Җәннәт эләкмәс миңа...
Мин тәмугка туры очармын.
Сезгә обещанный хур кызларын
Бу дөньяда гына кочармын...
Вакыты
27.09.2012 21:37
Тавыш бирелгән
4 тапкыр
Укылган
482 тапкыр
Автор
Билгесез
Кайсы бүлектә
Шаярулар
Төрлесе
Шигырь

Фикерләр: 3
Зөлфирә язды - 12.10.2012 23:47

Гөнаһыны тану -тәүбәгә,иманга якынаю.Өметсезләнмә әле!

Кунак язды - 22.10.2012 22:54

Зөлфирә, мин моны гөнаһыны тану дип әйтмәс идем, бу минемчә бары тик кызык итеп язылган шигырь.

ибрай язды - 24.12.2012 00:14

шээээппп шигырь бу)))))))

Исем:*

Фикер:*

Бу авторның өстәмә язмалары