Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Шигырь

..Ерак китмә..
синсез көзнең
үзәгемә үтә җилләре.
Яфрак түгел,
сагыш каплый
яшем тамган юеш җирләрне..

..Синсез итмә..
синсез җәйнең
тәмли алмам өзеп җиләген.
Эссе җәйдә
өшермендер
җылытмаса синең йөрәгең.

..Кышлар буе
калтырармын,
утлар тапмам учак алдында.
Ап-ак карның
ямен күрмәм
яшәмәсәң әгәр җанымда.

..язлар язмы..
..гөлләр азмы..
..хисләр назмы..
..дөнья тармы..
..яшәү бармы
син югында..
Вакыты
22.05.2015 22:04
Тавыш бирелгән
6 тапкыр
Укылган
986 тапкыр
Автор
Лилия Рэ
Кайсы бүлектә
Сагыну
Төрлесе
Шигырь

Фикерләр: 4
Алия язды - 29.07.2015 20:55

Ник авторын язмыйча куйдыгыз??? Бу ссылкангызны шигыр авторына жибарам!!! Нарушение прав автора була бу!!!

Алия язды - 29.07.2015 20:57

Автор исемы - Лилия Рэ - мин точно белам аны!!!
Это считается за воровство когда ставят не спросив автора и без указания его!!!

Лилия Рэ язды - 31.07.2015 05:29

Хормэтле администраторлар. Башка бар шигырьлэремэ авторлык хокукы теркэлгэн кебек ук, бу шигыремэ дэ авторлык хокукы теркэлгэн.
Минем шигырьлэремнен копиялэрен ясаган очракта, авторлыкны курсэтеп, ижади исемемне язуны талэп итэм.
Башкаларнын хокукын да узегезнекен саклаган кебек ук саклап, башкаларны да ихтирам итеп, хезмэтлэрен, хислэрен саклап, кеше булып кала белеп яшэу дорестер.
Лилия Рэ

Administrator язды - 16.08.2015 16:22

Хөрмәтле Лилия Рэ, автор исемен дөресләп куйдык. Гафу үтенәбез

Исем:*

Фикер:*

Бу авторның өстәмә язмалары