Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Юбилейлар

#4010 Укытучыга
Саный китсәң, саннар җитмәс,
Бик күп һөнәр төрләре.
һәр хезмәтнең була, ахры,
Үзенә хас серләре.

Бар да кызык, бар да мөһим
Башкарсаң кушып хисең.
Әмма мөгаллим хезмәте
Бар һөнәрдән дә өстен.

Сайлагансыз шул һөнәрне,
Әллә Ходай эшеме?
Фән дә, дин дә бик олылый< [тулысынча]  
Котлау
#4007 70 яшькә ниләр телик дисәк,
Сездән безгә - үрнәк аласы.
Хөрмәт хисе белән якын итеп
Сәлам юллый Чаллы каласы.
Смс
#4006 Узган гомер үтте инде диеп,
Бүгенгегә бирсәк кадерне.
Мактанырлык үткәнең булмаса,
Булыр идек микән кадерле.

Юбилейда күркәм үткән кирәк,
Сүз әйтергә зурлап, олылап.
Кунак җыйган олуг юбилярның
Нәкъ үзенә генә турылап.

Нинди гамәл кылган, ни эз калган
Үзеннән соң к [тулысынча]  
Котлау
#4000 Иллә дә шәп зур тантана -
Олуг юбилей җиткән.
Җиргә аваз салган көннән
90 ел үткән-киткән.

Ходай озын гомер язган,
Яшәсен диеп җирдә.
Фәрештәләр теләгәндер
Урыны булсын дип түрдә.

Теләгәннәр юш килгәндер
Үзең әйбәт булганга.
Тирә-юнең бала-чага,
Дуслар б [тулысынча]  
Котлау 90 яшькә
#3999 80 яшьлек юбилярга
Теләр теләк җитәрлек.
Апай узган гомер юлы
Безгә үрнәк итәрлек.

Авырлыклар күп күрсә дә
Бирешмәгән елларга.
Өлгергән ул балаларга
Бишек җырын җырларга.

Бер-бер артлы «менә» дигән
Өч кыз бала тапкан ул.
Аннан бер дә кыенсынмый
Оны [тулысынча]  
Котлау 80 яшькә
#3998 һичберәүнең теле бармас
Юбилярны хурларга.
Балаларыңны өйрәттең
Туганнарны зурларга.

Тормыш үзгәрде, ди, халык,
Хәзер бит башка заман.
Тик шулай да сезнең ишек
Туганга ачык һаман.

Җыелышып, монда кайту
һаман да рәхәт безгә.
Кылган игелекләреңә
Рәхм [тулысынча]  
Котлау 70 яшькә
#3997 Агыйделнең суы юа
Комга салган эзләрне.
Эзләп табып, юбилейда
Әйтик матур сүзләрне.

Сиңа бүген 70 тула,
Кырыгы шуның бергә.
Килен булган көннән язмыш
Бәйләде шушы җиргә.

Үрнәк үттек тормыш юлын
Тату киленнәр булып.
Гөрләп торды нигезегез
Шат авазла [тулысынча]  
Котлау 70 яшькә
#3996 Могҗиза бу, бүген сезнең
70 яшьлек зур тантана.
һәр ел саен шушы көннән
Күңелләрдә яз башлана.

Нечкә күңелләргә язны
Бүләк итеп бирүче - Сез.
Исән булып, шат яшәгез,
Бездән теләк менә шул сүз.

Безнең өчен Сез бик якын,
Әйтерсең лә туган төсле.
Ташып тора илһам [тулысынча]  
Котлау 70 яшькә
#3995 Яшьлек дустым, менә шулай,
Үтә еллар сизелми ул.
Ара-тирә күрешсәк тә
Ныклы дуслык, өзелми ул.

Язмыш безне очраштырган,
Таныштырган һәм дус иткән.
Тормыш мәшәкате белән
Күпме гомер үтеп киткән.

Ул гомернең һәрбер көне,
Гадел хезмәткә уралган.
Бала туган, б [тулысынча]  
Котлау 70 яшькә
#3994 Китсә китсен хәере белән
Зарланырлык яшәлмәде.
Икебезнең тарафтан да,
Гөнаһ эшләр эшләнмәде.

Тормыш булгач, булгандыр шәт,
Үпкәләшеп алган чаклар.
Кайсы-берсен гафу итеп,
Хак Тагалә үзе аклар.

Ялкау ирдән курыккан идем,
Шөкер, син бик эшчән булдың.
Бала-чаг [тулысынча]  
Котлау 60 яшькә
#3993 Ага сулар, ага еллар
Карамыйча чарасына.
Без барабыз төялешеп,
Шушы тормыш чанасында.

Исеңдәме, кайчан гына
Мәхәббәттә янган идек.
Кай арада бабай булдык,
Башларга түбәтәй кидек.

Сөйләр сүзләр үзгә иде
Янган чакта мәхәбәттә.
Картаербыз берзаман дип,
[тулысынча]  
Котлау 60 яшькә
#3991 Агым суга тиңли халык
Үзе узган гомер юлын.
Сыналырга кабул итеп,
Йөртә Ходай газиз колын.

Туа, үсә, дөнья көтә,
Мизгелләрен тоймый кала.
Биек тауга менеп баскач
Хәтирәләргә урала.

Хәтирәләр катлы-катлы:
Бар чыбылдыклы бишек тә.
Олы юлга озатып калган
[тулысынча]  
Котлау
#3990 Олы итеп котлау юллыйк
Туган көн хөрмәтенә.
Җиргә кадәр башны иеп,
Юбиляр хезмәтенә.

Гомер буе армый-талмый
Илгә хезмәт иттегез.
Язмыш сынауларын кичеп,
Тормыш юлын үттегез.

Тау кадәр тырышлык куеп
Мендегез биек үргә.
Шул хезмәтнең нәтиҗәсе
Урыныгы [тулысынча]  
Котлау 60 яшькә
#3989 Тау битенә сыртлап-сыртлап,
Кар көртләрен салган чакта.
Туй бизәге кәләш сыман
Дөнья киенгәндә актан.

Син тугансың бу җиһанга
Җылы өстәп, салкын кышка.
Әйбәт булсын диеп
Ходай Матур сыйфатларын кушкан.

Кыйгач кашлы чибәр дә син,
Зөһрә кыз күк сөйкемле дә,
[тулысынча]  
Котлау 60 яшькә
#3988 Тигез парларга
Сезгә карап сокланабыз,
Тимәсен бары күз генә.
55 яшь хөрмәтенә
Бездән сезгә бер сүз генә.

Сау-сәламәт, тигез килеш
Яшәсәгез иде парлап.
Бизәк булып туганнарга,
Нәселебезне матурлап.

Бүген сезнең зур юбилей,
Чын йөрәктән котлау сезгә.
Бергә-бергә гөрләп яш [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3987 Яз фасылы - күркәм вакыт,
Кошлар кайта туган якка.
Табигать яшәргән чакта
Сез тугансыз безнең хакка.

Гүзәл, матур, язгы чордан
Күркәм сыйфатлар алгансыз.
Бер бөртеген югалтмыйча
Күңелегезгә салгансыз.

Инде менә 55 ел
Яшисез сез ямьләп җирне.
Хөрмәтләп гоме [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3986 Язсын безгә Хак Тәгалә
Оптимист булып калырга.
Тирә-юньнән гыйбрәт алып,
Яхшыдан үрнәк алырга.

Дөньялыкта бер кирәксез
Мәшәкатьләр тезелмәсен.
Тормыш бит ул, ниләр булмас,
Дуслык хисе өзелмәсен.

Юбилеең котлы булсын,
Яшәгез гел тигезлектә.
Ташламасын йорты [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3985 Көннәр һаман салкын әле,
Табигатьтә яз булса да.
Күңел балачакта калыр,
Безгә 55 тулса да.

Йөгерербез хыялларда
Яланаяк сукмак буйлап.
Моңаербыз, сагынырбыз
Гамьсез балачакны уйлап.

Инде хәзер гомерләрнең
Узып бара күп өлеше.
Офык артларына качкан
[тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3983 Сез безгә охшамагансыз,
Үзегезгә бер төсле.
Ирләр күк нык булсагыз да
Күңелләрегез хисле.

Көнчыгыш чибәрләренә
Биргесез матурлыгың.
Сөембикә-ханбикәдәй
Максатчыл батырлыгың.

Уйга кергән һәр хыялны
Ашырасыз тормышка.
Үзегезчә юл ярасыз
Бирешмичә язм [тулысынча]  
Котлау
#3982 Энҗе бөртегедәй сүзләр тезеп,
Котлыйк әле сезне үз итеп.
Ике «5»ле куяр чорга җиттек,
Сикәлтәле озын юл үтеп.

Гомер юлын бүлсәк төрле чорга
Күркәм эшләр бизи һәр чорын.
Чын күңелдән горурланып була,
Мактау өчен җитәрлек урын.

Җанны бүлеп бирер Әни дә сез,
Үрнәк ха [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3981 Зәңгәр күк йөзе астында
һәр кешегә бар урын.
Туа җиргә кеше заты
Җырлар өчен үз җырын.

Аннан тәпи атлап китә
Катлаулы дөнья буйлап.
Юбилейлар җиткән саен
Яши үткәнен уйлап.

Яшим диеп яшәүченең
Үтми гомере бушка.
Нәтиҗәле булмас иде
Тормыш хезмәттән [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3980 Бәхетле булсын кызларың,
Исән-сау булсын ирең.
Улың булсын - таянычың,
Гөлбакча - торган җирең.
Бүген сезнең юбилей көн,
Исәнлек-саулык сезгә!
Насыйп итсен Хак Тәгалә
Җитәргә бергә йөзгә. [тулысынча]  
Смс, котлау
#3977 Шулай апай, гомер су күк -
Туктап тормый, гел ага.
Дулкыннары ярга түгел,
Никтер йөрәккә кага.

Гомер итү уен түгел,
Эзләре калмый булмас.
Яшь чакларны искә алыйк,
Илле биш ел да тулмас.

Кайда гына яшәлмәгән,
Ни генә эшләнмәгән.
Сабыр булгач, усалланып,
[тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3975 Дуска
Сизелмичә узган озын юлда
Үрелгәндер бергә шатлык-сагыш.
Намус белән үткән гомереңдә
Булмагандыр, дустым, һичбер ялгыш.

Матур итеп гомер итәсең син,
Дус-туганның кадерләрен белеп.
Язмыш сынавына бирешмичә,
Яшисең син елмаеп һәм көлеп.

Синең өчен иң кадерле затлар,
[тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3974 Күңел нигә дулкынлана дисәм,
Бүген синең туган көнең икән.
Син туган көн 55 ел элек
Бүгенгедәй матур булды микән?

Иртүк таңнан «бәби чәе» тотып,
Кергән микән сезгә күрше-күлән.
Гомерле бул, диеп инәкәең
Сөйләшкәндер нәни кызы белән.

Җырлый-җырлый сиңа моңлы көйләр Талбише [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3973 Дуска-Күршегә
Орынып торган күршесенә
Ут күршем дип дәшкән халык.
Гасырлар буе сыналган,
Гыйбарәдә бардыр хаклык.

Уты бетсә, чыра тотып,
Читенсенми утка кергән.
Иртән кояш чыкмас борын
Күршесенең хәлен белгән.

Халык белми әйтмәгәндер:
Күрше хакы - Алла хакы.
Аралашып яши [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3972 Инде хәзер балалар зур,
Тормышлар, шөкер, көйле.
Әти-әни булмаса да,
Без һаман туган өйле.

Син үзеңне олы сизеп,
Безне җыеп торасың.
Күңелең яшь, киләчәккә
Зур планнар корасың.

Ни тотсаң, шуны эшлисең,
Матурлыкны сөясең.
Күлмәк, пәлтәләргә кадәр,
Үзең те [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3969 Баҗайга
Кәҗәне мал түгел диләр,
Ә баҗа туган түгел,
Мондый әйтем белән, баҗай,
һич тә килешми күңел.

Ник дисеңме?
Күпме гомер
Туган булып яшибез.
Кай арада 55 яшькә

Җиткән соң ул яшебез?
Әле генә ялан тәпи
Йөргән идек без чабып.
Аннан соң никахлы булдык, < [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3968 Кыл уртасы буладыр ул
Гомерләрнең 55 яше.
Серле бер хис кичерәдер
55 яшькә җиткән кеше.

Борылып карый узган юлга
-Ниләр язылган соң ташка?
һәр мизгелдә үзен күрсә,
55 ел үтмәгән бушка.

Шәхси тормыш белән бергә
Нык үрелгән хезмәт юлы.
Уйлый калсаң, икесе дә [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3967 Укытучыга
Ничә еллар авырсынмый
Тартып бара мәктәп йөген.
Фәридәкәй, бездән теләк
-Аяз булсын һәрчак күгең.

Бүген синең юбилеең,
Зурлау өчен чыкты форсат.
Синең кебек килен барга
Без рәхмәтле сиңа мең кат.

Бөтен матур теләкләрнең
Сиңа берсе дә җәл түгел,
Тигезлек һә [тулысынча]  
Котлау
#3965 Менә шулай, дускай, тормыш бит ул,
Әйтерсеңлэ, атка җиккән чана.
Дилбегәсен ничек кысып тотмыйк,
Ә ул һаман алга таба чаба.

Тормыш атың инде тауга менгән,
Бик сак кына йөрәгеңә кага.
Үткән юлы буйлап эзләр сызып,
Елга булып төрле хисләр ага.

Син, дускаем, шушы киң елгада
[тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3964 Дускай, саный китсәң
Синдәге сыйфатларны,
Көнләшеп чыдамы шартлар
Кайсыбер ир-атларның.

Эшчән дә син, булган, тырыш,
Кулың белә һәр эшне.
Җәннәт бакчасы итәсең
Кулың тигән һәр төшне.

Үзең чибәр, әйтерсең лә
Индия киносыннан.
Балтач ягы гүзәллеген
Ү [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3962 Шатлык, бәхет бүлешергә
Көлеп торган йөзләр кирәк.
Котлау өчен туган көндә
Матур-матур сүзләр кирәк.

Ниләр телим сиңа, дускай,
Сеңелем кебек якын кешем.
Тыныч булсын һәрчак өең,
Гөрләп кенә барсын эшең.

Авылдаш та, күршем дә син,
Ярдәм сорар кешем дә син.
[тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
#3961 Тормыш корган, бала туган,
Алар үсеп кеше булган.
Үткәннәрне барлый калсаң,
Истәлекләр белән тулган.

Хатирәләр арасында
Агы да бар, карасы да.
Шатлык, бәхет белән бергә
Бардыр йөрәк ярасы да.

Алар сине үзгәртмәгән,
Син һаман да кызлар кебек.
Эшне дә белеп [тулысынча]  
Котлау 60 яшькә
#3960 Җәйнең эссе челләсендә
Пешкән чакта җиләк-җимеш,
Сиздермичә генә безгә
Юбилейлар үткән, имеш.

Мондый күркәм яңалыкны
Ишеттек без соңлап кына.
Соң булса да уң булсын дип,
Котлау юллыйк әле сиңа.

50 яшь ул ел да килми,
Ярты гасырга була бер.
Әллә шуңа бу юби [тулысынча]  
Котлау 55 яшькә
Барысы: 87     Күрсәтелде: 35