Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Изге вәли көне

#3857 Изге вәлинтин көненә
Барда нәрсәдер эзли,
кемдер шигырь, кемдер котлау
Ә кемдер смс сорый!
Смс
#3856 14 нче февральнең
Нәрсәсе бар соң аның?
Юк бардан уйлап чыгарган
Бер бәйрәм инде ул җаным!
Смс
#3855 Дуска
Изге вәли көне белән
Котлыйм сине дускаем
Телим сиңа зур бәхетләр
Күрмә җирдә начарлык!

Бәхет сине биләп алсын
Кулдан сине җибәрмәсен,
Мәхәббәтең алдан барсын
Ул да сине калдырмасын!


[тулысынча]  
Котлау
#3854 Егеткә
Изге вәли көне белән
Котла мине матурым!
Котламасаң, үпкәләрмен,
Минем сөйгән җан ярым!
Смс
#3853 Карыйм синең сүрәтеңә
Көннең моңсу кичендә.
Хәттә карлар яуганда,
Хәттә кояш булганда.

Шулай итеп сиңа бүген
Ачам мин йөрәгемне.
Тиз арада бел син мине
Ашык мәхәббәтеңне табырга.

[тулысынча]  
Шигырь
#3851 Яраткан кызга
Йөрәгемдә ялкын туа
Сине очраткан вакытта,
Кояшы да яктырак яна
Суык февраль көнендә!

Изге вәли көне белән
Котлыйм сине матурым!
Вакыт саен мин кабатлыйм,
Ничек каты яратам сине.
[тулысынча]  
Смс, котлау
#3252 Гашыйклар көне дип
Бүләк җибәрдем сиңа
Бүләкне дә карамадың
Рәхмәт дип тә әйтмәдең.
Смс
#3250 14 нче февральдә
Язалар чуртын муртын,
Йөрәкләрдә тараталар
Яратам дигән булалар.
Смс
#3249 14 нче февраль бит бүген,
Карагыз инде бу кызларга
Түзалмыйча көтәләр бит,
Егет йөрәген яуларга.
Смс
#3248 Изге вәли көне белән
Котлыйм сине матурым.
Сиңа телим бәхетләрнең
Иң изгесен, иң шәбен.
Смс
#3247 Язырсың миңа "яратам" дип
14 нче февраль көнендә
Роза чәчәкләре бн бергә
Керерсең син йөрәк түренә.
Смс
#3246 Ашкына минем йөрәк синең яныңа
Сагынганмын шушы арада.
Кирәк бит син миңа, кирәк икән
Бирмәмен сине мин башкаларга.
Смс
#3245 Гашыйклар көненә диеп
Яздым шигырьләремне.
Кайчан булса укырсың син
Аңларсын хисләремне.
Смс
#3244 14 нче февральга сез
Нәрсә көтәсез,дуслар?
Бәлки берәр пар табылыр
Шуның турында уйлар.
Смс
#3243 14 нче февраль диеп
Чаштыгыз инде, кызлар
Кирәк икән егетеңә
Бүген үк языр хатлар.
Смс
#3241 Гашыйклар көне килә бит
Кызлар көтә зарыгып
Ә егетләр тизрәк читкә
Телиләр ,бездән качып.
Смс
Барысы: 16     Күрсәтелде: 16