Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Язның беренче көне

#4144 Илебезгэ кайтыр сыерчыклар,
Жиргэ чып-чын язлар килерлэр.
Елгаларда ургып ташу агыр,
Кунелдэге бозлар эрерлэр!
Смс
#4138 Яз килгән
Койма аша дэртле ата этлэр,
Ана эткэ йори кунакка.
Песилэр дэ кеше курмэгэндэ,
Жыелышып керэ тыкрыкка.
Бу ни хэл сон, хич тэ анлый алмыйм,
Хайванныкын анын кем белгэн?
Аптырамыйк дуслар, бу кавышу,
Илебезгэ ямьле яз килгэн!!! [тулысынча]  
Шигырь
#4134 Яз килде
Илебезгә килде ямьле язлар,
Түбәләрдән тама тамчылар.
Салкын кышның үткәннәрен сизеп,
Әллә инде шулай ярсыйлар.
Яз аеның хәбәрчесе булып,
Кайтты илгә кара каргалар.
Каен башларына кунып бердәм
Оя ясап, канат кагалар.
Сыерчыклар кайтып җитәр тиздән
Җылы язның җырын җырлатып.
Гөрлә [тулысынча]  
Шигырь
#4115 Кайда сез язлар?
Кайда сез ямьле язларым,
Сандугачлы гүзәл иртәләр.
Офыкларда калды синең ямең,
Алда салкын кышлар көтәләр.

Чәчкәләрең күптән кибеп сулды,
Хыялларым мине язга илт.
Сыерчыкның дәртле тавышлары,
Нинди матур, серле иде бит!

Ул тавышлар бары уйларыма,
Чыкмаска дип кереп калга [тулысынча]  
Шигырь
#4096 Ямьле яз сагындыра...
Ямьле язлар искә төшә,
Кышкы салкын көннәрдә.
Аяк басасы иде бер,
Гөлләр үскән җирләргә.

Өзелеп сөям яз айларын,
Ташулар агышларын.
Сулар буйлап кораб кеби,
Боз йөзеп барышларын.

Урманнарга чыксаң язын,
Үсә умырзаялар.
"Ефәк күлмәклерен сала",
Тау битләре, [тулысынча]  
Шигырь
#4085 Саумы язым...
Саумы язым, каршы алдым сине,
Күңелемне төреп нурларга.
Уйлыйм бары якты киләчәкне,
Кайгырмыймын үткән еларга.

Җепшек карың оча күбәләктәй,
Сизә кебек тиздән эрисен.
Җир шарының һәр бер тереклеге
Тоя бүген гүзәл яз исен.

Нечкә көйгә чып-чын язга таба
Табигатьтә бара хәрә [тулысынча]  
Шигырь
#4084 Язны иртә килә диеп
Сөйләделәр кыштан ук.
Март ае да үтеп китте,
Карын көрәп туйган юк!)
Смс
#4080 Язгы моңсулык...
Яз кояшы җирне яктыртса да,
Күңелемне минем җылытмый.
Күңел бит ул барын саклый белә,
Эчке кичерешне онытмый.

Түбәләрдән көмеш тамчы тама,
Елга буйлап ага йөгерек су.
Ә мин кабат каләм алам кулга,
Әллә ничек шунда, ямансу.

Кошлар кайта туган якларына,
Сагынышып урман-кыр [тулысынча]  
Шигырь
#4079 Яз иртәсе, коеп яңгыр ява,
Асфальттан сулар агалар.
Зонтик тоткан абый-апаларың,
Акаешып эшкә чабалар!
Смс
#4077 Язга соклану...
Мин сокланып тирә-ягымдагы
Табигатькә карап торам да.
Яуган яңгыр һаваларын сулап,
Яз исләрен тоям урамда.

Үсеп кенә килгән яшел чирәм,
Татый тәүге кояш нурларын.
Шат җырларын сузган сыерчыклар,
Эретәләр "күңел бозларын".

Һаваларда казлар каңгылдавы,
Үрдәкләрнең бердәм т [тулысынча]  
Шигырь
#4075 Табигать яшәрә!
Яз айлары яшел келәм җәя,
Туган җирнең тирә-ягына.
Күңелемә чиксез моңнар тула,
Җыр сузса да тургай аз гына.

Уянасың сандугачлы таңда,
Иркенәйтә һава сулышны.
Ямьле язның сихри гүзәллеге
Бизи гөлдәй матур тормышны.

Яшәрәләр Саба урманнары,
Яшәрәләр киң-киң болыннар.
[тулысынча]  
Шигырь
#4062 Күңелсез язлар...
Бу елгы яз, яз кебек тә түгел,
Әллә нигә җанны өшетә.
Җиргә төшкән томан арасында,
Күңел үзен начар хис итә.

Әйтерсең лә алсу кояш нуры,
Җылытмый күк донья кочагын.
Хыялымда яз җилләре белән,
Болытларга таба очамын.

Түбәләрдән тамган көмеш тамчы,
Төнгә ката очлы боз булы [тулысынча]  
Шигырь
#4059 Язгы кичерешләр...
Яз җилләре исә салмак кына,
Үзе җылы, бераз салкын да.
Мин күзәтеп ташу агышларын,
Басып торам инеш ярында.

Уйга чумып, хыялланган чакта,
Сизелә күк яшьлек үткәне.
Бала чакның хәтирәсен барлап,
Киерепләр куям җилкәне.

Кыр казлары кайта каңгылдашып,
Җан бөркетеп тыныч күк [тулысынча]  
Шигырь
Барысы: 13     Күрсәтелде: 13