Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Туган көн

#4259 Туган көнгә бүләк
Буген синен туган конен
Буген сина "21"
Агым-сулар аккан тосле,
Тиз утэ шул ул гомер.

Бэхет,шатлык,сэламэтлек
Телим сина,матурым
Кайгы-хэсрэт килэ калса
Онытма мин барлыгын.

Авырлыкларны жинэргэ
Коч табалмый интексэн
Минем номер син дэ бар бит
Шалтырат кына [тулысынча]  
Шигырь
#4217 Туган көнең белән матурым! Синең белән бергә булуыма бик шат.
Тост
#4201 Сәләм дустным, хәлләр ничек?!
Айдар әле бу, Айдар! Кайсы Айдар дип, мин - авыл баласы!
Менә, Туган кәнең белән котлап шалтыратам! Туган көнең белән!
Бәхет,сәләмәтлек, уңышлар сиңа дустым, бәхетле бул!
Бәйрәмең белән котлап сиңа җыр бүләк итәм, җыр!
Җырдан зур бүләк юктыр! Җырлардан аерылмыйк!
Җырлап яшик! Б [тулысынча]  
Котлау
#4046 Яраткан кешегә
Сиңа гына табындым да,
Кояш булып кабындым.
Хисләренә төрендем дә,
Ак бөркәнчек ябындым.

Синдер - ул минем кадерлем,
Синдер - минем терәгем.
Нәкъ яшьлектәгечә итеп,
«Син» дип тибә йөрәгем.

Минем хисләремне аңлап,
Кояш елмаеп көлә.
Бүген синең туган көндә, [тулысынча]  
Котлау
#4044 Кавша алмаган ярлардан
Талак димәс микән ирем
Котласам сине бүген.
Син - яктыртучы кояш бит
Яшьлекнең зәңгәр күген.

Сул җилкәмдәге фәрештәм
Гөнаһ дип язмас микән.
Кичерер. Тәүге мәхәббәт
Йөрәктәге наз икән.

Сагындырып искә төшә
Яшьлектән айлы кичләр.
Бүген синең туган көнең, [тулысынча]  
Котлау
#4041 Көз аенда туганнарга
Көзнең була төрле чагы,
Алтын мәле, кара чагы.
Тик шулай да көздән дә бай,
Матур фасыл бармы тагы?

Урман-кырлар һәм болыннар,
Буялганда алтын төскә.
Пәрәвезләр сәяхәттә,
Ничек бирелмисең хискә...

Менә шундый бай вакытта
Син тугансың шатлык булып.
Әллә шуңа [тулысынча]  
Котлау
#4040 Дуска
Халык әйтә китапларда
Кешеләрнең язмышы, дип.
Шушы кешеләргә бәйле
Гомерләрнең агышы, дип.

Әйдә, дустым, синең исем
Китапларга кереп калсын.
Юбилеең хөрмәтенә
Бик лаеклы урын алсын.

Атап язган шигъри бүләк
Кадерлерәк акчалардан.
Акча бетә, шигырь кала
[тулысынча]  
Котлау
#4038 Ел да саен туган көндә,
Бер үк сүзләр кабатлана.
Якынайган саен бу көн,
Күңел никтер канатлана.

Ансын сайлыйм, монсын сайлыйм,
Гәрәбәдән дисбе тезәм.
Туган көнең хөрмәтенә,
Күктән гүя йолдыз өзәм.

Аннан чумып тирән күлгә,
Күл төбеннән энҗе эзлим.
Синең хак [тулысынча]  
Котлау
#4036 Күктә кояш, җирдә син,
Икегез дә язга тиң.
Әллә язын тугангамы
Күңелләрең шундый киң.

Анда сыйган кояш та,
Чәчкә тулы болын да.
Язгы җылы кояш кебек
Булсын гомер юлың да.

Гомер юлларын бизәсен
Бәхет, исәнлек, шатлык.
Гүзәл фани дөнья буйлап
Шулай б [тулысынча]  
Котлау
#4035 Әллә нишләп бик кызыгам
Ямьле җәйдә туганнарга.
Җәйләр кебек ачык йөзле,
Тәмле сүзле булганнарга.

Син дә, дускай, тугансың бит
Шундый ямьле җәй аенда.
Сине котлап яшел шәлен
Япкандыр зифа каен да.

Әнә ничек болын бизәп,
Миләүшәләр чәчәк аткан.
Күлгә сихри [тулысынча]  
Котлау
#4034 Кышкы көндә ап-ак карлар булып,
Ак теләкләр ява зәңгәр күктән.
Син туганнан бирле якын кешем,
Сиздермичә күпме гомер үткән.

Артта калган инде бик еракта,
Яланаяк чапкан чакларың да.
Яшьлектәге эзләрең дә калган,
Кар астында, туган якларың да.

Ә син гүя һаман да шул сабый, [тулысынча]  
Котлау
#4031 Киленгә
Син безнең өчен килен дә,
Якын дус та син миңа.
Туган көнең хөрмәтенә
Изге теләкләр сиңа.

һаман да син бүгенге күк,
Чибәр, япь-яшь булып кал.
Чын күңелдән ихтирамны
Бездән кабул итеп ал.

Исән-имин булып яшик,
Шатлыкларны бүлешеп.
Үтсен әле гомеркәйләр
[тулысынча]  
Котлау
#4008 Тауга карап, тау булмассың,
Дәрьяга карап - диңгез.
Хак Тәгалә кешеләрне
Яраткандыр бертигез.

Әмма халык арасында
Бар шәхес булырдае.
Зыялы зат итеп Сезне,
Бүләк иткән көз ае.

Бүген Сезнең юбилей көн,
Урыныгыз биектә.
Хисләрне булмас җиткереп,
Башн [тулысынча]  
Котлау
#4004 ........ абый, уңышларны
Әйтсәк, хайран каласыз.
Гегель кебек фикер йөртә,
Әдип кебек иҗат итә,

Бүген татар баласы.
Кемнәр генә юк класста
Бар Тукайлар, Такташлар.
Өмет зурдан: сынатмаслар
Әдәбият өлкәсендә

Бүгенге сабакташлар.
Халык авыз иҗатының,
[тулысынча]  
Котлау
#4003 Директорга
Кайбер кешегә горур баш
Хөрмәт белән иелә шул.
Безнең мәктәпнең директоры
Шундый затларның берсе ул.

Коллективның һәр әгъзасы
Аның гомер арбасында.
Алтын терәк багана ул
Туганнары арасында.

Ходай камил акыл биргән
Калсын диеп фәндә эзе.
Тыйнаклыгы аркасынд [тулысынча]  
Котлау
#3978 Дуска
Туган якка кошлар кайтты,
Җыр суза сыерчыклар да.
Табигатьнең күркәм чагы -
Ялт-йолт килә яз чыкларда.

Тиздән шомырт акка батар,
Хуш ис белән тулыр җиһан.
Май ае ул табигатьтән
Матур сыйфатларны җыйган:

Шомырт чәчәге күк аклык,
Зәңгәр һавалардай сафлык,
Ләлә, н [тулысынча]  
Котлау
#3971 Апайга
Апа, синең туган көнгә
Җыелдык нәсел белән.
Йөрәккәең бу уңайдан
Дулкынланадыр, беләм.

Уйлыйсыңдыр кайчан гына
Өй тулып үскән чакны.
Сазга батып, ялан тәпи
Йөгергән туган якны.

Исеңдәме, кача-поса
Бер сәбәпсез көлүләр.
Кечкенәдән чалгы тотып,
Печән чабып [тулысынча]  
Котлау
#3966 Яз айларында табигать
Гүя яңа туган сабый.
Язгы көндә туган чибәр
Насыйп булган сиңа, абый.

Чирек гасыр ул матур кыз,
Сиңа - хатын, безгә - туган.
Ярый әле нәселебезгә
Шундый килен насыйп булган.

Ходай биреп, бер-бер артлы
Эленделәр бишекләре.
Туып үскән й [тулысынча]  
Котлау
#3963 Сиңа, дускай, саулык телик,
Саулык булса, бар да булыр.
Шатлык, бәхет, сөенечтән
Матур өең балкып торыр.
Еллар үтеп, картайгач та,
Бер-беребезгә зурлап дәшик.
Гел дус булып аралашып,
Бергә-бергә гөрләп яшик. [тулысынча]  
Котлау
#3910 Котлау язам, белмәсәм дә,
Сезне бер кат күрмәсә дә,
Ишетеп бераз беләм,
Сез дуслар ирем белән.

Әллә ни күп белмәгәнгә,
Бик зурлап булмас инде.
Матур йортлар салучыны,
Хурлапта булмас инде.

Шуңа күрә иң яхшысы,
Теләк телик бер чама.
Болай да һәр котлаучының
[тулысынча]  
Котлау
#3905 Җир җиләге пешкән чак бу,
Гөлләр чәчәк аткан чак.
Шушы мәлдә син тугансың,
Теләк телик бер кочак.

Гел шат булып йөрсен диеп,
Куйганнардыр исемеңне.
Тыйнаклык сыйфаты бизи
Синең затлы җисемеңне.

Замананың күп хатын-кызы
Онытты бу сыйфатны.
Тыйнак, сабыр булса гына< [тулысынча]  
Котлау
#3895 Алсу, дускай, туган көнең белән,
Кыш көнендә тугансың икән.
Йолдыз булып яуган ап-ак карлар
Күңелеңне чиста, саф иткән.

Тыйнаклыгын бүләк итте микән
Кыш аеның айлы ак төне.
Зыялылык белән бүлешкәндер
Актанышның сихри, мул Сөне.

Мирас булып әти-әниеңнең
Таләпченлек сиңа к [тулысынча]  
Котлау
#3894 Эшчән, тырыш, уңган, булган,
Туган җанлы, пөхтә, чиста.
Хак Тәгалә күңелеңә
Кызганмаган нечкә хис тә.

Борчыласың һәр мизгелгә,
Вак нәрсә юк синең өчен.
Җаның әгәр тыныч булса,
Артып тора яшәү көчең.

Ансат хезмәт эзләмисең,
Шөкер итеп һәрчак эштә.
Дус, туганны берг [тулысынча]  
Котлау
#3892 Бәхетлем син? дип сораучыга
Икеләнеп калса күңелең,
Бәхетлемен дип җавап кайтар,
Рәнҗетмичә күңел түреңне.

Гомер юлын атлап киткән чакта,
Болыт каплаган күгеңне,
Дәү әниең алган кочагына.
Шушы, дустым, бәхет түгелме?

Тормыш сынавына риза булып,
Үпкәләми генә язмышка,
[тулысынча]  
Котлау
#3883 Җир шары дә эшсез тормый,
Әйләнә дә әйләнә.
Ул әйләнгән саен еллар
Гомерләргә бәйләнә.

Менә тагын бер ел үтте,
Җитте гомер бәйрәмең.
Туган көнең хөрмәтенә
Шигъри теләк бәйләме.

Яшь чакларда уйланмаган
Уйлар килщ башларга.
Саулык белән узган гомер
Тиң ул асы [тулысынча]  
Котлау
#3882 Иргә
Тормыш безне шулай сыный,
Кирәк чакта аера.
Ә гомерләр туктап тормый,
Сиздерми үтә бара.

Инде менә бездән читтә
Хтте тагын бер елың.
Кайчакларда өзелердәй,
Чыңлыйдыр йөрәк кылың.

Тик син безгә сиздермисең,
Андый чаклар булса да.
Борчу-мәшәкатьләр белән
"Эче [тулысынча]  
Котлау
#3872 Әнигә
Син - иң газиз кеше безгә,
Син - яшәү чыганагы.
Синнән дә сабыр әниләр
Бар микән җирдә тагы?

Өебезнең кояшы - син,
Һәркемгә җитә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.

Ул тормышның һәр мизгеле,
Сөенеч белән тулсын.
Гомереңнең һәрбер көне
Туган [тулысынча]  
Котлау
#3871 Әнигә
Күз тимәсен, матур, чибәр,
Акыллы һәм бик түзем.
Буй-сының да бик килешле,
Елмаеп тора йөзең.

Карлыгач канаты кебек
Сызылып киткән кашларың.
Өебезгә ямь бирәсең,
Тәмле синең ашларың.

Кулың ята бутен эшкә,
Эшлисең белеп кенә.
Булганына шөкер итеп
Йөрисең көл [тулысынча]  
Котлау
#3743 Әниләргә
Котлыйм шушы матур кондэ
Әнием сине генә.
Син тугансың бит бүген,
Ямьләндереп күк йөзен.
Шатландырып халыкны
Арттырып матурлыкны.
Сиңа бүген кырык ике,
Әйтерсең бары ун ике,
Елмаясың сабыйдай,
Моңланасың сандугачтай.
Бөркелә безгә нурлар,
Булсак та без олылар. < [тулысынча]  
Котлау
#3507 Картайдык дип әйтмик әле,
Яшь чактагы хис җанда.
Язмыш читтә яшәтсә дә,
Уйлар гел синең янда.

ТОрды микән, ашадымы,
Ни кием кидә өскә?
Аптыраган кыяфәттә
Керәсең кайчак төшкә.

Андый чакта, бит юганчы,
Телефон алам кулга.
Юк сәбәпләрне бар итеп
Кузгалам ера [тулысынча]  
Котлау
#3506 Дуска
Хезмәттәш дус, туган көнгә
Якты кояш сибә нурын.
Без дә аңа кушылабыз,
Бәхетләрнең сиңа зуры.

Сине без бик яратабыз
Гадел, тырыш булган өчен.
Һаман шулай гөрләп яшә,
Артып торсын яшәү көчең.

Син таләпчән, кайчакларда
Шаян да була беләсең.
Характерың бик тә тыйнак, [тулысынча]  
Котлау
#3503 Апайга
Апа, синең туган көнгә
Юллыйк әле шигъри бәйләм.
Сабый чакта туган көннәр
Була иде бит зур бәйрәм.

Заман авыр булса да
Яши идек, рәхәт итеп.
Елга бер килгән ул көнне
Түземсезлек белән көтеп.

Синең бүген туган көнең,
Бездән сиңа кайнар сәлам.
Апа, сине чын күңелдән [тулысынча]  
Котлау
#3498 Яшь әбигә
"Әби" булгач сиңа, дускай,
Шигырь язган юк иде.
Туган көнең хөрмәтенә
Башка мондый йу килде.

Сиңа алла барсын биргән
Хатын кыз булу өчен.
Барысын да булдырасың
Кызганмый хәләл көчең.

Син арада әниеңнең
Иң уңган булган кызы.
Сеңлеләргә булган апа,
Җизниләрне [тулысынча]  
Котлау
#3490 Кайнатага
Килен булып төшкән көннән "әти" дидем,
Бер күрүдә синең алда башым идем.
Төгәл, кырыс, табигатьле булсаң да син,
Чит балага, җылы итеп, "кызым" дидең.

Ул көннәрдән шактый гомер үтте инде,
Кушылдылар сезнең белән барыр юллар.
Син бик тырыш, эшчән, ярдәмче булганга,
Җиңел үтте, әти, сезнең белә [тулысынча]  
Котлау
#3488 Тормыш иптәшенә
Язмыш безне таныштырган,
Сине миңа насыйп иткән.
Күктә никах укылганга,
Ничә еллап вакыт үткән.

Бүген синең юбилеең,
Сабырлык һәм наз иясе!
Туган көнең хөрмәтенә
Килә зур рәхмәт, диясе.

Бөтен матур сыйфатларны
Ходай сиңа өеп биргән.
Син өйдә чак, гүя безгә,
[тулысынча]  
Котлау
Барысы: 102     Күрсәтелде: 35