Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Әниләр көне

#4245 Әнием
Яратам сине энием,
Яратмый ничек булсын?
Кайтыр коннэр алда эле
Сагынып котучен булсын.

Кызым диеп каршы алып
Кочаклап убэсен дэ,
Эреп китми ничек булсын?
Синен куенын эчендэ.

Энием минем, бэгырем,
Бик яратам узенне.
Озатып каласын мине,
Онытмам сузлэренне. [тулысынча]  
Шигырь
#4223 Әни,нихәл? диеп шалтыратам
Хәлең ничек бүген,кәефең?
Тавышыңны иртән ишетмәсәм
Алга бармас сыман бер эшем.
Биш минутка бармый сөйләшүең
Рәхмәт кызым....акчаң бетмәсен!
Әбитең дэ кайткач иркенләбрәк
Бүген әле тагын дәшерсең.
Балаларның тазалыгын сорый,
Кияү үз эшенә киттемә?
Ярар [тулысынча]  
Шигырь
#4150 Әниләрсез яшәү-яшәү түгел...
Әни миңа тормыш бүләк иткән,
Балам диеп назлап үстергән.
Кечкенәдән биргән киңәшләре
Китми әле һаман күңелемнән.

Әниләрнең изге догасында,
Үтә озын юллар арасы.
Аклап аның изге фатихасын,
Безгә әле алга барасы

Әниләрсез яшәү, яшәү түгел,
Әниләр маягы гомернең.
Бу [тулысынча]  
Шигырь
#3699 Әнигә
Җырлыйк әле дуслар,
Әни турында.
Җырлыйк әле дуслар,
Сөю турында!
Моңа тулсын әле дөнья!
Дөрләп торсын әле дөнья!
Смс, котлау
#3371 Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.
Смс
#3343 Әни җаным, мин кайтмагач,
Эшләп аргандыр инде;
Мине көтеп көннәр буе
Күзе талгандыр инде.
Смс
#3229 Кулларыңнан, әни, гөлләр тама,
Тырышлыгың бар да үзеңнән.
И, әниебез, һәрчак сәламәт бул,
Нур сирпелсең синең йөзеңнән.
Котлау
#3228 Әни диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда!
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Смс
#3226 Тыныч, сабыр, игътибарлы,
Намуслы, тырыш, тыйнак.
Ходай шушы сыйфатларны
Биргәндер сиңа җыйнап.
Смс
#3112 Әни диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз һич ярамый
Әни сүзен таптарга!
Смс
#3053 Алларыңа килеп баш иябез,
Рәхмәтләрне сиңа әйтәбез.
Догаларың белән ярдәм итеп,
Сау-сәламәт яшә, әниебез.
Котлау
#3042 Балаларым диеп өзелеп тордың,
Ким-хур итеп безне йөртмәдең.
Алтыннанда кыйммәтрәк, әни,
Синең әйткән һәрбер сүзләрең.
Котлау
#3037 Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әни, бик рәхәт.
Кадерленең кадерлесе бит син,
Барысы өчен сиңа зур рәхмәт.
Котлау
#3033 Сокланып карап торырлык
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөйклеген
Соңрак...соңрак аңлыйбыз.
Смс
#2212 Язлар, җәйләр аша үтеп, уңышлар җыеп,
Тагын бер ел узып китте, канатын җәеп.
Ел барышыннан калышмый, без бардык атлап,
Дөрес яшәргә тырышып, сабырлык саклап.
Без телибез бар яшьләргә саф, матур хисләр!
Беркайчан да керләнмәссен сезнең күңелләр!
Парлыларның мәхәббәте гомерлек булсын!
Парсы [тулысынча]  
Котлау
#2211 Рәхмәт әни сиңа, мең-мең рәхмәт,
Һәрчакта да булдың түземле,
Җаның тыныч , күңелең аяз булды,
Ходай олыласын үзеңне.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең,
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка какмасы [тулысынча]  
Котлау
#2206 Ихлас кунелдэн юллыйбыз
Ин-ин изге телэклэр:
Озын булсын гомерлэр
Тыныч булсын кунеллэр.
Смс
Барысы: 17     Күрсәтелде: 17