Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Яңа ел

#4238 1гыйнвар таң иртәсе,
Әдгәм кайта өенә.
Әлпән-тәлпән тибрәнеп,
Карга егыла да сүгенә.

Күз төбендә зур бер фингал,
Штан төбе дә ертылган.
Муенында зур бер засос,
Чит хатын кыз калдырган.

Башларында мең дә бер уй,
Хатынына ни әйтер?!
"Кайда йөрдең син?!"-дип сорагач< [тулысынча]  
Шигырь
#4233 Администратор: Хөрмәтле 2015 нче рейска билет алган пассажирлар! Һава торышы начар булу сәбәпле рейс тоткарлана. Авиакомпания Яңа елны сезгә аэропортта каршыларга тәкъдим итә.
Режиссер: ничек инде аэропортта? Мин Голливудта яна фильм төшерәм бит.
Продюсер: Мин танылган продюсер! Миңа Нью- Йоркка очарга кирәк. Минем яңа шоу- группам [тулысынча]  
Сценарий
#4232 Яңа елда яуган ак карлардай, күңелебез саф-чиста булсын.
Тост
#4231 Чыршы бәйрәме.
Бәйрәмчә бизәлгән зал. Музыка астында Яңа ел костюмнары кигән балалар керә.Чыршы тирәли тезеләләр.
1.а.б. - Кадерле балалар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Берг [тулысынча]  
Сценарий
#4230 Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.
Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.
Сылу кызын, энҗе кызын,
Ул синең куанычың.
Бергә йөри, синнән калмый
Бәләкәй юанычың.
Балаларг [тулысынча]  
Шигырь
#4229 Рәхмәт, Иске ел!
Әкрен генә, ләкин котылгысыз,
Якынайтып гомер көземне,
Тормыш агачыннан талгын гына
Тагын бер ел төште өзелеп.
Барыр юлларымны кыскартса да,
Рәхмәтлемен үтеп барган елга.
Хәсрәт-сагыш минем юлдаш инде!
Шатлыгы да булган икән мулдан.
Тән сәламәт, җаннар тыныч булса,
Исән-имин булса якынн [тулысынча]  
Шигырь
#4228 Заманча әкият. Яңа ел бәйрәменә багышланган сценарий
(Сценарийда төрле халык әкиятләре геройлары катнашалар. Шуңа күрә кайбер геройларның исемнәре тәрҗемәсез бирелә)
( Әзерләнә-әзерләнә Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар)

Кыш бабай. Кызым, нишләп бердә кәефең юк?
Кар кызы. Юк шул кәефем, бәлки миңа салкын тигәндер.
Кыш бабай.И, кызым , алда бит бәйрәмнәр, балалар без [тулысынча]  
Сценарий
#4227 Яңа ел тамашасы
1 Әби. Алла, абау җаным кая килеп чыктык без? Чыршы да бизәп куйганнар. Болар нишләп утыра монда?
2 әби. Нишлисең инде шушы мәктәпнең директоры Илгиз чакырды бит безне бирегә. Хәзер икәү яңа ел алып барабыз.
1 әби. Шулай шул, үпкәләмә ахирәт хәтерләр шул кадәрле начарайды. Барысын да тиз онытам.
2 әби. Үзеңә кирәклесен оныт [тулысынча]  
Сценарий
#4226 Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын,
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын! [тулысынча]  
Шигырь
#4225 Яңа ел могҗизасы. Өлкән класслар өчен сценарий
Дию. Я, минем кем икәнлегемне бел эсезме? Мин дию пәрие. Ух-ху-ху. Ух-ху-ху… Уйлар басты башкайларымны, уйлар… Күңелемдә өермә. Уйлар… Уйлар… Ух-ху-ху…Һәзер көн туса – кайгы, кич җитсә - хәсрәт инде. Уйлар, уйлар.. Төрле уйлар башны каезлый… Уйлар… Уйлар…

Убырлы карчык пәйда булла, себеркесенә атланган.

У.к. Мин килдем [тулысынча]  
Сценарий
#4224 Яңа ел бәйрәме өчен сценарий.
Бәйрәм җыр, бию белән башланып китә. Алсу җыр, вальс

1 а.б. : Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

2 а.б.: Әй, кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрд [тулысынча]  
Сценарий
#4219 ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ! Яна ел бэйрэмен уткэру эчен сценар
Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). - Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 - (Новый год).
ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ! ( "Новый год")
Рафис Корбан
Яна ел бэйрэмен уткэру эчен сценарий
Катнашалар:
Егет
Куян
Кыз
Кыш бабай [тулысынча]  
Сценарий
#4218 Бу ел калганнарына караганда әйбәтрәк булсын!
Тост
#4153 Яңа ел теләкләре...
Яңа ел да килеп җитте,
Иске ел бара үтеп.
Алда безне арба таккан,
"Толпар" ат тора көтеп.

Елан елы үзе белән
Авырлыкларны кусын.
Киләсе ел ташып торган
Куанычка бай булсын.

Яңа биналар салынсын,
Алга китсен тормышлар.
Шатлыклы, имин язларны
Алып кайтсыннар [тулысынча]  
Котлау
#3653 Инде җирдә кар ята,
Кәефләрне яхшырта.
Шыгырдый баскан саен,
Сагындырган дускаем.

Сине коттем ел буе,
Озакладын бу юлы.
Ак җәймәңне ябырга,
Үткәнне онытырга.

Кар белэн яңа ел туа,
Хәтерләрне яңарта.
Сафландыра күңелне,
Дәвам итәргә гомерне. [тулысынча]  
Шигырь
#3509 Бар җиһанны иңләп,
Аклык-сафлык өстәп,
Килә бит ул, килә Яңа ел.
Җанга шатлык тулсын,
Тулсын, уңнан булсын,
Бәхетләргә илткән безнең юл...

[тулысынча]  
Котлау
#3344 Хатын күчтәнәч җибәргән
Яңа елга бүләккә,
Арттан-алдан сыщик йөри,
Чыгып булмый урамга.
Смс
#3271 Акчаң булса кыш бабай һәм
Кар кызы килә өйгә.
Тамаша ясап китәләр,
"Төчкертеп" нечкә көйгә.
Смс
#3270 Полиция яңа елда,
Планын яхшы үти.
Урамнар һәм тыкырыклар,
Алкашсыз булмый чөнки.
Смс
#3269 Унике тулыр алдыннан,
Медведев котлый иде.
Хәзер 4 ел Путин котлар,
Барыбызга билгеле.
Смс
#3268 Яңа елга бер ай кала,
Әзерләнә башлыйлар.
Үтмәс балта белән чабып,
Яшел чыршы ташыйлар.
Смс
#3165 Сәгать теле 12дә булса
Яңа ел була бар җирдә,
Җылы гына елмаермын
Яңа ел белән диярмен.
Смс
#3164 Кыш бабай - кыш бабай,
Безне бик, яратасың,
Безгә син ел саен,
Каткан прәннек таратасың.
Смс
#3163 Гөмер буйлап син атла
Дусларыңны онытма,
Борыныңны өшетмә
Исән сау бул, авыртма.
Смс, котлау
#2220 Җемелдәшеп утлар кабынганда
Сихри ялкын били күңелне.
Яңа ел мизгелен көткән чакта
Узганы назлырак түгелме?
Смс, котлау
#2219 Өмет тулы матур күзләр
тулган айда балкый бу кичтә.
Әмма "Хуш, иске ел!" дигән сүзләр
Җанга якын түгелдер һич тә.
Смс
#2218 Яңа ел белән тәбрикли безне
Тәрәзәләрдәге боз гөле
Бәхет, шатлык, иминлек телидер
Яңа елның яңа мизгеле.
Смс, котлау
#2216 Ак бураннар белән бөтерелеп,
Җир өстенә килә Яңа ел,
Ак җәймәгә басып, шыгыр-шыгыр,
Салмак кына атлап килә ул.
Смс
#2215 Чыршы тирәсендә, түгәрәктә
Бөтерелә көлеп, шат парлар,
Керфек очларына кунып эри
Күбәләктәй яуган ак карлар.
Смс
#2214 Котлы булсын, дуслар, котлы булсын
Яңа елның ямьле кичләре!
Ап-ак карлар кебек бөтерелә,
Күңелләрдә сөю хисләре.
Смс, котлау
#2213 Күпме шатлык булыр, күпме бәхет,
Күпме туйлар булыр бу елда.
Яңа елның якты мизгелләре
Истәлеккә мәңге уела!
Смс
#2208 Бэйрэм булсын мобарэк,
Табын булсын тугэрэк!
Бугендэй бэйрэмнэрне
Гел каршылыйк бергэлэп!
Смс, котлау
#2200 Ап- ак карлар, ап - ак карлар.
Тагын җиргә яудылар.....
Безгә матур ап-ак кышлар,
Алып килделәр!
Смс
#2199 Яңа ел ул үргә баскыч,
Бәхетенә тәрәзә!
Яңа шатлык яңа бәхет
Яңа абруй дәрәҗә!
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!
Смс
#2198 ......Яңа ел белән...
Бәхетләрнең иң-иң зурын,
Шатлыкларның иң-иң күбесен,
Кочакларның иң-иң җылысын,
Мәхәббәтнең иң-иң татлысын сезгә!
[тулысынча]  
Смс, котлау
Барысы: 37     Күрсәтелде: 35