Бүлекләр

Санагыч

Реклама

9 май

#4128 Кадерләрен белик яшәүнең
Таң атканда җәен уянам да,
Кошлар моңын тыңлыйм өзелеп.
Яшь гомерләр алга чаба икән,
Поезд вагоныдай тезелеп!
Үтте инде гүзәл бала чаклар,
Зур тормышка аяк басабыз.
Дөрләсә дә яшьлек мизгелләре,
Ә күңелдә һаман бала без.
Кайчан гына сабый идек әле,
Үсеп җитеп, булдык егетләр.
Кай [тулысынча]  
Шигырь
#4026 Зәңгәр сандык
Мич буенда зәңгәр сандык тора -
Әбиемнең бирнә сандыгы.
Әби мәрхүм киткән чакта аны,
Васыять итеп миңа калдырды.

Почмагында аның бер хат ята,
Өчпочмаклап кына төрелгән.
Илне саклаганда батырларча һ
әлак булды, герой диелгән.

Туганымның үлү хәбәре бу,
Кеше күтәрмәслек а [тулысынча]  
Шигырь
#3385 Артта калды фашизм, тик шулай да,
Язмызлардан булмас узмышлар.
Кошлар моңы белән килсен язлар,
Башланмасын илдә сугышлар!
Смс
#3384 Тормышыбыз бүген гөрләп бара,
Туган сыман җиргә яңадан.
Ни кызганыч олуг ветераннар,
Бер туктамый китә арадан.
Смс
#3383 Күкрәкләрдә чыңлый медальләре,
Җиңү көне саен парадта.
Чал чәчләре җилфер-җилфер итә,
Ефәк җилләр искән тарафта.
Смс
#3382 Сугыш юлын искә төшергәндә,
Күңелләре тула хәрбинең.
Кадерледер аның йөрәгенә,
Туфрагына кадәр иленең.
Смс
#3381 Батырларча һәлак булды безнең,
Татар каны тамган бабалар.
67 елдан артык вакыт үтте,
Юк, төзәлми әле яралар.
Смс
#3380 Чыгып киткән алар яу кырына,
Җиңәр өчен явыз дошманны.
Бик азлары гына туган якка,
Үтәп кайтты иле кушканны.
Смс
#3379 Алсу кояш чыгып таңнар ата,
Күкләр аяз, тыныч илебез.
Сугыш кырларында ятып калган,
Бабаларга башны иябез.
Смс
Барысы: 9     Күрсәтелде: 9