Бүлекләр

Санагыч

Реклама

Туй

#3979 Зыялылык бизи сезне,
Миллилек йөзегездә,
һәр нәрсәгә җаваплылык
Сизелә күзегездән.

Күктән иңгән сыйфат микән,
Гаделлек җаныгызда.
Уйлап сөйлисез һәр сүзне,
Тыйнаклык каныгызда.

Аумыйсыз җил искән якка,
Фикерегез бик ныклы.
Бәхәсле мизгелләр булса
С [тулысынча]  
Котлау
#3876 Туй көненә
Иртән кояш, кичләрен ай
Сибеп торсын якты нурын.
Уртак түбә астында
Булсын һәрчак сезнең урын.

Тормыш юлын үткән чакта
Булыр тавы, тигезлеге.
Тауны үтү өчен кирәк
Ир һәм хатын тигезлеге.

Гаиләгезне бизәсен
Шат авазы балаларның.
Бала бит ул - ышанычы,
Газиз [тулысынча]  
Котлау
#3817 Илназ белән Миләүшә
Икәүләшеп гөрләшә
Сойләнер үзләренчә
Кемдер аларга дәшә
Ләкин алар икесенә
Беркем кирәкми әлегә
Торалар алар басып
Бер беренә карашып,
Дусларым дим мин сезгә
Булыгыз сез гел бергә.
Булмасын талашулар.
Бәхет йөрсен күңлегездә,
Сөю янсы [тулысынча]  
Котлау
#3762 Ике йөрәк бергә тибә,
Бу гүзәллек гомергә.
Була калсын гына инде,
Парлар мәңгегә бергә.
Смс, котлау
#3497 аерылган парларга
Бик яратып җиккән атым
Өзде ярсып дилбегәсен.
Кем уйлаган нык дилбегә
Бер сынауда өзеләсен.

Тугарылды, сынды тәртә
Ярсу атым чапты сулга.
Тузан булып калды эзе
Борылмады кайтыр юлга.

Каеш кебек нык дилбегә
Теләсәм дә бәйләнмәде.
Яшьлегемнең чабыш аты,
Гомер [тулысынча]  
Шигырь
#3460 Бүген сезнең истәлекле,
Иң бәхетле көнегез.
Никах туе кичәгезнең
Кадерләрен белегез!

Хак Тәгалә очраштырып,
Бер иткән юлыгызны.
Пар балдаклар юүләк итеп,
Бәйләгән кулыгызны.

Сез бүгеннән җитәкләшеп
Атлыйсыз бер сукмактан.
Сезне котлап матур сүзләр
Явалар тө [тулысынча]  
Котлау
#3414 Кемнәр уйлап чыгаргандыр
Яшьлектәге сөю хисен.
Бүген күкләргә теркәлә
Никах белән сезнең исем.

Бу никахның ныклыгына
Салсын ходай саваплыгын.
Күңелгә киртәләп куегыз
Парлап яшәү җаваплыгын.

Сөю хисе гүя бәллүр,
Ярата ул саклаганны.
Җил-давылдан, кар-бураннан,
[тулысынча]  
Котлау
#3372 Карлар ява ява карлар
Мәхәббәттән яна йөрәгем
Сиңа туры килеп тора
Ап-ак кардай туй күлмәгең
Смс
#3326 Берсе Гадел,берсе Ләйсән..
Әдәм,хава балалары
Аллах бирсен фатихасын,
Ышбу тормыш юлларында.
Смс, котлау
#3150 45 элек пар канатым итеп,
Гомерлеккә сине сайладым.
Һич үкенмим, мин бәхетле -
Син бит минем тормыш юлдашым.
Смс
#2694 Ә минемчә,
Бу доньяда - барысына,
Ирешергә кирәк, парлашып,
Барлык булган дөнья хәлен,
Бергәләп, уртаклашып.
Кирәкми күпне эзләргә,
Кирәкми күпне күрергә,
Кирәкми күпне сөйләргә!
Ә кирәк бит, бары, аңларга!
Сез сатмагыз, бәхетне!
Гөмереңне бәйләп,
Яшәгәннәр бәхе [тулысынча]  
Котлау
#2693 Терәк булыр ярың кирәк
Тормыш юлын үтәргә,
Пар ак коштай бергә бергә,
Хыялларга җитәргә,
Сайрап яшәр өчен кирәк,
Кошларга да тал кирәк
Бергә булсаң ярың белән
Дөнья була ямлерәк! [тулысынча]  
Котлау
#2691 Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булыгыз,
Давыл-янгырга бирешми
Гел янэшэ торыгыз!
Котлы булсын туегыз!
Котлау
#2690 Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дэ нинди сойкемле!
Кузгэ-куз карашып елмаясыз,
Бер гол чэчэклэре шикелле!
Котлау
#2688 Ходай күпме гомер бирсә,
Бергә яшәргә язсын.
Бриллиант туй булса булсын,
Тик соңгы туй булмасын.
Смс, котлау
#2687 Тормыш җиленә бирешми
Озын юллар үттегез.
Бер сукмактан атладыгыз
Гел янәшә икегез.
Смс
#2686 Бер оныкчык сөйли башлый шунда,
Үтә шаян, әйе, үтә җор.
Әйтер сүзләр әле әйтелмәгән
Җырланмаган әле сезнең җыр.
Котлау
#2684 Ап-ак булып утыралар
Бабай белән Акъәби.
—Әче!— диләр. Ишетмиләр,
Әйтсәләр дә әллә ни.
Смс
#2683 Җыелдылар оныклары,
Аларның балалары,
Балаларның балалары,
Кемнәрдер калганнары.
Смс
#2682 Ун мең парның тик берсенә
Бриллиант туй насыйптыр.
Санаулы көн тиз үтә ул,
Үткәрергә ашыктыр.
Смс
#2681 Әле ярый, безнең барыбызның
Тормышлары булды түгәрәк.
И Ходаем, бриллиант туйны да
Үткәрергә язсын бергәләп.
Смс, котлау
#2680 И кайтасы килә кайчагында,
Төшләремә килеп керәсез.
Уянып китсәм— ирем, ике улым,
Өзелеп сагынганмын, күрәсең.
Смс
#2679 Нинди тәмле ризык, нинди матур әйбер—
Чыгарасыз безгә өлешен.
Әллә ничек үтеп китә гомер,
Булмый шунда бик еш күрешеп.
Смс
#2677 Әткәй-әнкәй! Ярты гасыр элек
Икәү бергә тормыш кордыгыз.
Ничә еллар буе безнең өчен
Сокланырлык үрнәк булдыгыз.
Смс, котлау
#2676 Булыр әле, көтик әле,
Чыгар берзаман фәрман:
«Хатынга чыдаса— орден,
Иргә түзгәнгә— медаль».
Смс
#2675 Буйдакмы син, пар канатмы
Тормышыңны җайлап кал.
Язмышлардан узмыш ясап,
Теләгәнең сайлап ал.
Смс
#2674 Җил-давылдан, кар-бозлардан
Саклап тормыш чәчәген.
Ялгызлык ачысын тоймый,
Яшьлек мәхәббәтең җуймый
Озак-озак яшәгез. [тулысынча]  
Котлау
#2673 Гаилә бөтен, ныклы булыр
Булалсак сездәй сабыр.
Аз да түгел, күп тә түгел,
Тоз ашасак пот ярым.
Смс
#2672 Ир— баш, хатын— муен булып,
Яши белергә кирәк.
Сезнең кебек тату булып
Яшәүчеләр бик сирәк.
Смс, котлау
#2671 Гаиләңне югалтмый саклау—
Ботка ашау түгел ул,
Болын буйлап җырлый-җырлый
Чәчкә җыю түгел ул.
Смс, котлау
#2670 Көмеш булса да туегыз,
Көмеш түгел чәчегез.
Кәефегез күтәренке,
Нурлар чәчә йөзегез.
Смс, котлау
#2669 Кай арада гомер үткән,
Көмеш туегыз җиткән,
Балалар таралып беткән,
Оныклар туган күптән.
Смс, котлау
#2668 Пар балдаклар балкый бэхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгэ карап!
Смс
#2667 Зарыгып коткэн туй конегез килде,
Бар доньяны голгэ, нурга кумде.
Смс
#2666 Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!
Смс, котлау
Барысы: 65     Күрсәтелде: 35