Нигә икән минем,
күзләреңне синең,
килә икән һәр көн күрәсем.
Нигә икән минем,
тавышыңны синең,
килә икән һәрчак ишетәсем.
Нигә икән минем,
кулларыңны синең,
учларымда килә тотасым.
Нигә икән минем,
сыннарыңны синең,
куеныма килә аласым.
Нигә икән минем,
синең белән бергә,
гомерлеккә килә каласым.
Нигә икән минем...
...Сәбәпләре моның,
гади икән аның.
Мин бит сине өзелеп сөямен!
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез