Декабрьнен зэхэр салкын тоне.
Шомландырып жирне жил улый
Шушы тонне жылы абзарында,
Куз яшьлэре белэн ат елый.

Бар да яхшы, он-печэне тулы,
Хужасыда кырын карамый.
Нэрсэ булган ана, нигэ генэ,
Мул азыклы тормыш ярамый?

Ул карт инде, хэзер аякларда
Бик сызлыйлар, булмый торып та.
Кайчан гына горур толпар иде,
Тыеп булмый иде тотып та.

Ал бирмэде сабан туйларында,
Жинелуне бердэ белмэде.
Озелеп-озелеп донья йоген тартты,
Нилэр генэ башы курмэде.

Язын-козен бозлы сулар кичте,
Юлын тапты кышкы буранда.
Ач кузлэрен курде бурелэрнен,
Калган чакта тонге урманда.

Купне курде, тик канэгэть иде,
Коч бар иде, эшлэр эшлэр бар,
Жиргэ типсэн корыч тояклар бар,
Хэвеф килсэ - ныклы тешлэр бар.

Буген килеп бар да юкка чыкты,
Куэт китте, тешлэр коелды.
Уткэн гомер якты мизгел тосле,
Кыска бер тош кебек коелды.

Декабрьнен зэхэр салкын тоне
Шомландырып жирне жил улый.
Шушы тонне жылы якты ойдэ
Ат хужасы тешсез карт жылый.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста