8 март

Сезнең белән без бит мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле, олы җанлыбыз.
Сезнең белән шатлыгыбыз арта,
Сезнең белән кими кайгыбыз.
Елмаюлар сезнең илһам бирә,
Мөлдерәмә күңел бушана.
Сездән башка, без беркем дә түгел.
Бездән башка, сез дә - шул чама.

Әнисә апа, бер сәбәпсез,
Котлау языйм әле дисәм,
Язның беренче бәйрәме
«Үзебез» көн җиткән икән.

Туганым кук якын итеп,
Языйм әле шул уңайдан.
Эшләрегез уң булсын дип,
Теләкләр сорап Ходайдан.

Сәбәп булсын дип котларга,
Күпме кеше бәйрәм көтә.
Сезне күргәч күңелләргә,
Никтер рәхәт булып...

Телим сезгә матурлыкны
Һәрчакта да шулай калыгыз.
Тимәсеннәр сезгә үткән еллар
Урап үтсен сезнең яннардан.
Үткән еллар алып китсен
Моңсу калган сәгать саннарын.

Хатын-кызлар көне бүген
Хөрмат итик без аларны,
Ләкин көне үтү белән
Үтеп китәдер хөрмәте.

Сигезенче март диеп
Шашалар безнең кызлар,
Миңа нәрсә бирәсең дип
Керәләр җанга үтеп.

Әнкәй иң кадерле кеше бу тормышта
Әнкәй безне зурлап үстерә.
Әткәй дә бик кирәк безнең эштә
Әткәйсез моңсу шул,сиздерә.

8 нче мартта дагын
Хатын кыз көне була
Бу көндә ул эш эшләми
Бүген минем көн дия.

Безнең күңел сиңа һәрчак
Тели иң изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка
Беркем юк кадерлерәк.

Куркэм булсын иртэлэр,
Бэхет китерсен коннэр,
Шатлыкка тулсын кичлэр,
Ял-сихэт бирсен тоннэр.

Кояш көлә тәрәзәдән-
Сигезенче март диеп!
Хатын әйтә:Нинди бүләк
Алдың миңа,карт диеп?!

Язгы җылы көндә мин,
Котлыйм 8 нче март белән.
Саклансың синен матурлыгың,
Шундый язгы көннәрдә.

Син акыллы син чибәр,
Синңа карап туймыйлар.
8 март белән!
Чын күңелдән котлыйлар!

Очратмасам мин шул кичне
Очратмасам сине тормыш юлымда,
Белмәс идем чын сөюнең,
Булганлыгын дөньяда!

Син булганга минем тормыш матур,
Син бит миңа үзең бер терәк.
Гөлгә кояш ничек кирәк булса,
Син дә миңа шулай бик кирәк!!

Кояш нурлары уйнасын,
Йөзегез балкып торсын.
Бәхетле булыгыз берүк,
Эшләрегез уң булсын!


Кояш кебек бар җиһанны
Яктыртыгыз гомергә.
Сезнең әйткән җылы сүздән
Назлар тулсын күңелгә!

Бәйрәмегез котлы булсын,
Коннәрегез якты торсын.
Шатлык, бәхет,сәләмәтлек,
Сездән бердә китми торсын.

Күңелсезлек, бураннар килмәсен,
Китсеннәр алар алга,
Без сезгә бәхетләр телибез,
Шушы матур көнегездә!