Җәйге вакытка күчүнең хәтер көне

Мин туганмын җиргә яшәр өчен,
Сөелергә, шашып сөяргә.
Кайтыр идем: моңлы сандугачлы,
Алсу таңлы, ямьле җәйләргә!

Җәйге авыл иртәләре матур,
Әтәч "әтәч суза моңлы боргысын".
Печәнчеләр болыннарга бара,
Кулга тотып тырма, чалгысын.
Яше, карты бергә көтү куа,
Ишетелә этләр өргәне.
Кызаралар йортлар бакчасында,
Алмалар һәм кура җиләге.
Тәрәзәләр илаһи нур сибә,
Үсә анда "Кына" гөлләре.
"Тимер атын" җигеп...

Кич белән чыксаң урамга
Бөтен җирне тешлиләр.
Үзәкләргә үтте бу ел,
Май аенда черкиләр.

Су сипкәндә кыярларга,
Ирек бирмиләр һич тә.
Черкиләргә булган ачу,
Ут булып яна эчтә.

Киенмичә йөрсәң әгәр,
Эссегә син чашынып.
Төне буе йокы күрми,
Чыгачаксың кашынып.

Белмиләр дару сөрткәнне,...

Артта калды сандугачлы җәйләр,
Алтын көзләр атлый ашыгып.
Җәйләр дә бит тормыш мизгеледәй,
Гүзәл чагын булмый кайтарып.

Без күрәсе җәйләр алда әле,
Яшьлегебез нурлар сипкән чак.
Сары көз дә, хәерле юл теләп,
Бәхет ишекләрен ачачак!

Тыйнак җилдә каен яфраклары,
Гүя елап җиргә төшәләр.
Отып алып күкнең ша...

Җәен эшчән бал кортлары,
Бал җыялар болында.
Матур булып эзе кала,
Алар чаккан урында.

Чыгып киттем мин балыкка,
Җәйнең матур көнендә.
Ул көнне булган маҗара,
Истә әле бүген дә!

Балык тотып утырганда,
Очып килде бер черки.
Өйдә онытылып калган,
Дару сөртмәдем чөнки.

Кан эчәргә тоты...