Юбилейлар

ФК
Котлау 55 яшькә

Шатлыгы да, хәсрәте дә килгән,
Яшәгәндә уйнап көлешеп,
Тик мактауга лаек, яшәдегез
Барын-югын тигез бүлешеп.

Яитен диеп эше ташланмаган,
Читкә йөреп хезмәт ителгән.
Тормыш барсын диеп чаба-чаба
Ничә чакрым юллар үтелгән.

Ничә миллион акча үткән кулдан,
Күз төшмәгән, шөкер, хәремгә,
50 яшьтә горурланып ә...

Тулысынча
ФК
Котлау 55 яшькә

Менә шулай, сеңелем, калышмыйсың,
Син дә безнең арттан чабасың.
Тик без генә тоттырмыйбыз сиңа,
Бу гомерләр кая чаба соң?

Кайчан гына әле, җитәкләшеп,
Йөргән идек җыйнау бакчага.
Ак бантиклы, сарафанлы чакны,
Табып булмас хәзер акчага.

Җырлар җырлап әткәй җилкәсендә
Кайткан чакны урам тутырып.
Хатирәләр...

Тулысынча
ФК
Котлау 55 яшькә

Көн артыннан айлар уза,
Айлар артыннан еллар.
Үтелә күпме сукмаклар,
Җырлана купме җырлар.

Ә юллар гел алга дәшә,
Офыклар суза кулын.
Шатлык борчуларны төяп
Узасың гомер юлын.

Шатланасың, гомерләрем
Узмады диеп бушка.
Шөкер, кылган гамәлләрең
Языла бара ташка.

Ул гамәлләр балаларда...

Тулысынча
ФК
Котлау 60 яшькә

50 яшьтә - ил агасы,
60 яшьтә - ил атасы.
Аккан судай уза гомер,
Уйлый калсаң шаккатасың.

Утыз, кырык күптән үткән,
Илле яшьтә артта калган.
Бүген инде 60 яшең,
Әллә дөрес, әллә ялган.

Кайчан гына үскән идек,
Әти-әни кочагында.
Хәзер инде үзең бабай,
Гомер атың оча гына.

Син ул атн...

Тулысынча
TS
Котлау

Синең барлыгыңны тоеп яшәү
Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.
Кадерленең кадерлесе бит син,
Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт.

Син бит, әти, безнең өйнең яме
Безнең өчен олы бер терәк.
Тыныч яшә әле, сәламәт бул,
Син бит әле безгә бик кирәк.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Сиңа насыйп булган бәхет шатлык,
Якты көннәр мәңге сүнмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунсы бигрәк читләп үтмәсен.

Тулысынча
TS
Смс

Бергә бергә озак яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Безгә кылган барлык яхшылыгың
Йөзе белән кайтсын сиңа да.

Тулысынча
TS
Смс

Гомерең хәзинәсенә
Өстәлде тагын бер ел.
Моңайма еллар үтә дип,
Елмай син - бәхетле бул!

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән,
Гел шатлыкта үтсен синең һәр көнең.

Тулысынча
TS
Смс

Тигезлектә, татулыкта
Гомерегез матур үтсен.
Киләчәк көннәрегездә дә
Бәхетле тормыш көтсен.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын иде әле безгә
Бергә-бергә имин яшәргә.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Барыбыздан сиңа изге теләк
Матур тормыш, тыныч күңелләр,
Гаилә шавы, дуслар җыры белән
Бәйдәнешкән тигез гомерләр.

Тулысынча
TS
Котлау

Рәхмәт сиңа, мең-мең рәхмәт,
Бар гөмереңә булдың түземле.
Сәламәт бул, һичбер кайгы күрмә,
Ходай олыласын үзеңне.
Чын йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче, әни, бу көндә.
Әтигә - пар, безгә терәк булып,
Яшик әле шулай гел бергә.

Тулысынча
TS
Смс

Бергә-бергә озак яшик әле,
Куанышып торыйк дөньяда.
Безгә кылган барлык яхшылыгың
Йөзе белән кайтсын сиңа да.

Тулысынча
TS
Смс

Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенчеләр белән
Тулы булсын гомерең!

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Сез булганда безнең тормыш матур,
Сез бит әле безгә бик кирәк.
Туар таңнар әле чиксез булсын,
Шатлыгы да булсын күбрәк.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Сиңа атап сәламәтлек сорыйк,
Яшик әле шулай бергәләп.
Мәшәкатьләрне дә шатлык итеп,
Елар чакларда да көлгәләп.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Әти-әниле йорт - бик бәхетле нигез,
Җырлап ачыла аның капкасы.
Сездән үрнәк алып яшибез без,
Сез бит безнең дөнья тоткасы.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән бәхет, шатлык сиңа
Юлдаш булсын иде гомергә.

Тулысынча
TS
Смс

Туар таңнар ометләрдән торсын,
Бәрәкәтле булсын килер елларың.
Тигез тормыш, бәхет шатлык белән
Балкып үтсен гомер юлларың!

Тулысынча