Юбилейлар

TS
Котлау

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Ниндигенә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп.

Тулысынча
TS
Котлау

Акрын гына чәчләреңә чаллар төшә,
Ак юл булып гомер шулай алга дәшә.
Картаям, дип ялгыш кына уйлый күрмә,
Әле тагын бер иллене берүк яшә.
Син бит, әти, безнең өйнең яме
Безнең өчен олы бер терәк.
Тыныч яшә, әти, сәламәт бул,
Син бит әле безгә бик кирәк.

Тулысынча
TS
Котлау

Гөмерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Без теләгән бәхет шатлык сиңа
Юлдаш булсын иде гомергә.

Тулысынча
TS
Котлау

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Кайгы хәсрәт баш очыннан узсын
Шул теләкләр бездән үзеңә.

Тулысынча
TS
Котлау

50 яшьтә - 50 шатлык сиңа
Шулкадәрле бәхет-сәгадәт!
Туганнарга кылган яхшылыгың
Үрнәк булырдай матур бер гадәт.

Тулысынча
TS
Котлау

Акты сулар, исте йомшак җилләр,
Инде без иллегә җитәбез.
Пар канатлы итеп үстердегез,
Рәхмәт сезгә, рәхмәт, диябез.

Тулысынча
TS
Котлау 55 яшькә

Картаямени соң йөрәк,
50 яшьең тулса да?
Узды гомер басуларда дип
Уфтанган чак булса да.

Тулысынча