Язучылар көне

Туфаннарның бөек әрнүләрен
Дәвам иткән өчен җырымда,
Мең тугыз йөз утыз җиденче ел
Эзләп тапты мине.
Ерунда.
Мең тугыз йөз утыз җиденче ел -
Үткәннәрдән калган күләгә:
Ә син яшә... шул яшәвең өчен
Якыннарың белән түлә дә...
Без җан асрау өчен Тукай белән,
Туфан белән түләмәдекме?!.
Күләгәләр безнекеме икән,

Мостайга һәйкәл ачалар...
Бар Уфада тантана...
Мостай шигырь укый.
Илнең бәгыреннән кан тама...

Уфада - Мостай тавышы...
Шигырьләр... Сикәндергеч...
Шигырьдән сискәнү - безнең
Дәвергә төшкән өлеш...

Уфада - Мостай тавышы
Шулкадәр таныш тавыш...
Таныш тавыш, таныш заман
Моңыннан сагышланыш...

Шагыйрь күңелен нигә яралыйсыз?
Ул бит минем түгел корычтан.
Уттай янган чакта әйтәм аңа,
Ярсуланма әле, тынычлан!