Изге вәли көне

Изге вәлинтин көненә
Барда нәрсәдер эзли,
кемдер шигырь, кемдер котлау
Ә кемдер смс сорый!

14 нче февральнең
Нәрсәсе бар соң аның?
Юк бардан уйлап чыгарган
Бер бәйрәм инде ул җаным!

Карыйм синең сүрәтеңә
Көннең моңсу кичендә.
Хәттә карлар яуганда,
Хәттә кояш булганда.

Шулай итеп сиңа бүген
Ачам мин йөрәгемне.
Тиз арада бел син мине
Ашык мәхәббәтеңне табырга.

Изге вәли көне белән
Котлыйм сине дускаем
Телим сиңа зур бәхетләр
Күрмә җирдә начарлык!

Бәхет сине биләп алсын
Кулдан сине җибәрмәсен,
Мәхәббәтең алдан барсын
Ул да сине калдырмасын!


Изге вәли көне белән
Котла мине матурым!
Котламасаң, үпкәләрмен,
Минем сөйгән җан ярым!

Йөрәгемдә ялкын туа
Сине очраткан вакытта,
Кояшы да яктырак яна
Суык февраль көнендә!

Изге вәли көне белән
Котлыйм сине матурым!
Вакыт саен мин кабатлыйм,
Ничек каты яратам сине.

Гашыйклар көне дип
Бүләк җибәрдем сиңа
Бүләкне дә карамадың
Рәхмәт дип тә әйтмәдең.

14 нче февральдә
Язалар чуртын муртын,
Йөрәкләрдә тараталар
Яратам дигән булалар.

14 нче февраль бит бүген,
Карагыз инде бу кызларга
Түзалмыйча көтәләр бит,
Егет йөрәген яуларга.

Изге вәли көне белән
Котлыйм сине матурым.
Сиңа телим бәхетләрнең
Иң изгесен, иң шәбен.

Ашкына минем йөрәк синең яныңа
Сагынганмын шушы арада.
Кирәк бит син миңа, кирәк икән
Бирмәмен сине мин башкаларга.