Туган көн

ФК
Котлау

Һай, диеп гомер үтүгә
Үкенеп утырмыйбыз.
Үтә диеп, китә диеп
Борчылып та тормыйҗыз.

Хак тагалә килер көнен
Тыныч, тыныч хәерле итсен.
Үзе биргән һәр сәгате
Шатлык бәхеттә үтсен.

Балаларның уңышлары
Сөендерсен күңелне.
Ана өчен шул сөенеч-
Иң зур бәхет түгелме?

Берүк Ходай аермасын<...

Тулысынча
TS
Смс

18 яшь тулды диеп
Моңаймале син дускай,
18 бит ул гомернең
Иң күлле чаклары!

Тулысынча
ФК
Смс, котлау

Әткәң-әнкәң бүләгедер,
Синдә матур сыйфатлар,
Күбрәк булсын бу җиһанда
Синең кебек ир атлар.

Шулай булса бу дөньяга
Изгелек тулыр иде.
Күпме хатын һәм балалар
Бәхетле булыр иде

Тулысынча
ФК
Смс, котлау

Ниләр белән чагыштырыйм?
Чикләвекнең төше - син.
Кешелекле, кечелекле
Һәм ярдәмчел кеше син.

Тулысынча
ФК
Котлау

Туган-тумачаны бездә
Нәсел, кабилә диләр.
Кабиләнең һәр кешесе
Нәселе хакында сөйләр.

Нинди рәхәт нәселеңә
Горурлык була алсаң.
Туганнарга ярдәм итеп,
Тормыш юлыннан барсаң.

..., энем, син нәселнең
Таянырдай терәге.
Озак еллар "яшим" диеп,
Типсә икән йөрәгең.

Сизәсеңдер с...

Тулысынча
ФК
Котлау

Нинди теләк телик икән
Синдәй чибәр матурга.
Син килгәнсең бу җиханга
Милләтне агартырга.

Ашау эчүне онытып,
Рәхәтләнеп сөйлисең.
Һәркемнең дә үзең кадәр
Белүләрен телисең

Характерың нык булганга
Барсына өлгерәсең.
Ике бөртек балаң өчен
Утка-сугак керәсең.

Бүген синең туган көнең,<...

Тулысынча
ФК
Котлау 20 яшькә

Озак көткән юбилей көн -
20 яшь тик бер иула.
Ул көннәрдә нечкә күңел
Бик җаваплы хискә тула.

20 яшь шундый вакыт,
Мәктәп чоры артта калган.
Кеше укып белем алганю
Кесәсенә диплом салган.

Берәү киткән армиягә,
Кайберәүләр йөри эшкә.
Яшьлек булгач, бар да була,
Сөйгән ярлар керә төшкә.
Тулысынча

ФК
Котлау 20 яшькә

Иң яраткан энебезгә
Туган көнгә үз итеп,
Чын йөрәктән сәлам юллыйм
Кызганмыйча, күп итеп.

Сиңа, энем, насыйп булсын
Хак Тәгалә рәхмәте.
Күрсәтергә ата-анаңа
Фани дөнья рәхәтен

Быел сиңа егерме яшь
Бу - синең матур чагың.
Синдәй кадерле энемә
Ниләр теләргә тагын?

Телим әле гомереңне...

Тулысынча
ФК
Котлау 20 яшькә

Улым, сиңа 20 яшь.
Бу - шактый зур таңтана.
Зур үссәң дә үзгәрмисең
Шуңа күңел шатлана.

Характерың шундый әйбәт,
Ярдәмчел, тырыш, уңган.
Һәркемне якын итәсең,
Син ышанычлы туган.

Чибәр дә син, сөйкемле дә,
Тик күз генә тимәсен.
Кызларның тиң түгелләре
Синең янда йөрмәсен.

Һәрчак шу...

Тулысынча
ФК
Котлау 20 яшькә

Сагынып искә ала торган,
Иң күркәм чакның берсе,
Ялгышмамын, 20 яшь -
Нәкъ үзе, дисәм.

Мәктәп чоры инде узган,
Кулга кергән документ.
Берәү киткән армиягә,
Берәү вузда - студент.

Кемдер инде акча эшли,
Үтә көне хезмәттә.
Кемдер-кемгә гашыйк булган,
Янадыр мәхәббәттә.

Сизәсеңдер син...

Тулысынча
ФК
Котлау 15 яшькә

Хыялларың күктә очкан,
Ай, кояш, йолдызлар кочкан
Вакытың синең, сеңлем.
Бәхетләргә тулып торсын,
Котлы һәм мөбарәк булсын
15 яшь тулган көнең.

Язгы кояшка сыенган,
Чәчәк атарга җыенган,
Бөресе - син гөлләрнең.
Гомер язың гүзәл булсын,
Һәрчак сине сыйпап торсын,
Назы җылы җилләрнең.

Балач...

Тулысынча
TS
Котлау

Чит шәхәрдә яшәмәсәң,
Кысар идем кулыңны
Тәбрик итеп, юган чакта
Утыз сигез тулуы.

Парин урамы бушады.
Тынды инде гитара.
Анис Айбаш хискә чумып,
Ялгыз гына моңая.

Ә син анда бездән башка
Найт кылаблар гизәсең,
"син беләт"- дип тирги- тирги
Астмаларны сөясең.

Кыскасы...

Тулысынча
ФК
Котлау

Ничә тапкыр котлыйм, дидем,
Батырчылык итмәдем.
Гомер дигән йомгагымны
Синең белән сүтмәдем.

Күңелдәге сагыну хисе
Йөрде гел синең янда.
Яшьлектәге назлы хисләр
Һаман да яши җанда.

Бу юлысы котлыйм әле,
Сиңа яшьлектән теләк:
Туган көнең хөрмәтенә
Хисләрем булсын бүләк.

Тулысынча
ФК
Котлау

Күктә кояш, җирдә син,
Икегездә язга тиң.
Әллә язын тугангамы
Күңелләрең шундый киң.

Анда сыйган кояш та,
Чәчкә тулы болын да.
Язгы җылы кояш кебек
Булсын гөмер юлың да.

Гомер юлларын бизәсең
Бәхет исәнлек, шатлык.
Гүзәл фани дөнья буйлап
Шулай бергәләп атлыйк.

Тулысынча
ФК
Котлау 15 яшькә

Котлы булсын 15 яшең,
Бик матур һәм җаваплы чор.
Син инде яшүсмер бала,
Сынауга әзер булып тор.

Яшьлек дигән гүзәл чакның
Тиздән ачарсың капкасын.
Алда төрле-төрле юллар,
Хәтәрдән Алла сакласын.

Бер күрүгә бәя бир син,
Кайсы яхшы, кайсы яман.
Ялгышма, бик каршылыклы,
Дустым, син яшәгән заман. Тулысынча

ФК
Котлау 10 яшькә

10 яшь тулды бүген сиңа -
Синең тәүге юбилеең.
Бәхет, шатлык юлдаш булсын,
Тыныч булсы туган өең.

Сынатма син укуда да,
Гыйлем тормышның нигезе.
Икейөзлелектән саклан,
Бер була чын кеше сүзе

Хезмәтне дә чит-ят итмә,
Мөмкинтүгел эшсез яшәү.
Үрнәк гадәт, яшьтән өйрән,
Олыларга зурлап дәшү.
...

Тулысынча
ФК
Котлау 5 яшькә

Бәби чәен уздырганда,
Син бәләкәй, сабый идең.
Сиңа карап, нинди нәни,
Күз тимәсен,дигән идем.

Бүген инде син зур үстең,
Юкка-барга еламыйсың.
Ярамаган әйберне дә,
Ярсып елап сорамыйсың.

Синең белән шундый кызык,
Сөйләшәсең, җыр җырлыйсың.
Әниеңә булышасың,
Бер минут та тик тормыйсың.
Тулысынча

TS
Котлау

Бар энем, үзе шаян
Үзе тырыш, тиктормас.
Туган җире - Чаллы - КамАЗ,
Исеме аның - Алмаз.

Әти-әнисе яратып,
Матур исем бигәннәр.
Алмаз кебек ныклы булсын,
Бирешмәсен дигәннәр.

Бүген аның туган көне
15 яшь тулган икән.
Юбилее хөрмәтенә,
Ни теләк телим микән?

Телим әле таудай бәхет, Тулысынча

TS
Котлау

Алияне бәйрәм белән
Тәбрикләп лә үтәм мин,
Шигырь генә бирде диеп
Ачулана күрмә син...

Тормышыңда булсын дустың
Иң текәсе, иң шәбе.
Сине авыр чакларда да
Калдырмыйча йөргәне.

Дусларыңда ташламасын
Авыр булган чакларда,
Синең белән бергә булып
Бергә йөргән чакларда.

Сиңа бары мин т...

Тулысынча
АМ
Смс

Фәридәм минем,матурым
Туган көнең бн котлыймын!
Исән-имин яшә җирдә
Көләч булсын йөзең көндә;)

Тулысынча