Сагыну

Очень далеко син миннән
Син кайдадыр не знаю.
Сәгать саен искә алып,
Сагынып умираю.
Ашаудан да калдым инде
Воздух җитми суларга.
Көннәр ночь кебек караңгы
Син булмагач янымда.

Яннарыма кил әле син
Бер үбеп кит әле син,
Төшләремә кер әле син
Яратам дип әйт әле син.
Сөендер син мине
Әйдә очрашыйк диеп,
Шатландырчы син мине
Әйдә кавышыйк диеп.

Таңга каршы чыгып,
Күпме еллар сине
Табу уе белән яшәдем.
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.

Күктә янган якты йолдызлар да
Сагышларга инде күмелгән.
Син калдырган авыр эзләреңне
Сары яфрак күмгән бик күптән...

Күптәннәндер бәлки күптәннәндер
Каеннарга кырау кагылган.
Таң атканда кинәт салкын төшеп
Ак бәсләрен анда калдырган.
Тик нигәдер кызгылт шомырт кына
Үз хисләрен түкми, саклаган.

Үз хисләр...

Эзлә мине биек күк йөзеннән,
Ләйсән яңгыр булып явармын.
Бер керермен әле төшләреңә
Яшьлегеңнең булып дәвамы.

Көт син мине язлар килгән саен
Сабыр канатларың сынса да.
Бер кайтырмын әле, кайтмас димә,
Хыялымда гына булса да.

Өндә күрдем диеп кочкан идем,
Син килгәнсең икән төшемдә.
Араларым ерак булгангамы,
Гел саташып яшим төшемдә.

Вакыт инде утте
Күпме сулар кипте
Син генә китмисең йөрәктән.
Хыялланып ардым
Күпме түздем,яндым
Ләкин оныткансың бит мине.

Син иркәм нигә
Кайтмыйсың бирегә?
Мин сине көтеп.
Шашамын сөюдән!

Әйт, күпме тагын көннәр китәр үтеп
Тик вакытка кармам, мин онытмам
Безнең язган китап тәмам түгел
Мин сине барыбер онытмам.

Бу җирләрдә бик күңелсез,
Сулар ага болганып.
Битләремне дә юмадым
Ялгыз булгач уйларым.

Басуларда учак ягып
Бәрәңге пешерәбез,
Чыгып киткән җирләремне
Исемә төшерәмен.

Җаным калды еракларда,
Тамгандыр күз яшьләре;
Елагандыр ул, бичара,
Күзе тулы яшьләре.

Сандугачлар җитендә,
Җитендә, су читендә;
Кызарып кояш чыкканда
Бик ямансу чит илдә.

Сандугачлар сайрый җирдә,
Күкәйләрен сала тар җирдә;
Кызарып кояш чыккан чакта
Бик ямансу була ят җирдә.

Тора торгач мин утырдым
Биек тау битләренә,
Син түгел, мин сагынам
Килергә яннарыңа

Ялгыз гына калып моңайганда
Җырлыйм дисәң җырлар табыла.
Бер утрып жырлыйм дисәң,
Ул бит тагын искә алына.

Айлы кичтә карыйм зәңгәр күккә
Ай янында йолдыз кабына.
Еллар буе көтеп,кавышу өмет итеп,
Әллә кемне күрәм күз алдымда.

Төштем йөгереп су буена,
Ялгыз аккош канат кага.
Йөрәкләрем сызлана,
Әллә кемне күңел сагына.