Сагыну

TS
Смс

Җаным калды еракларда,
Тамгандыр күз яшьләре;
Елагандыр ул, бичара,
Күзе тулы яшьләре.

Тулысынча
TS
Смс

Сандугачлар җитендә,
Җитендә, су читендә;
Кызарып кояш чыкканда
Бик ямансу чит илдә.

Тулысынча
TS
Смс

Сандугачлар сайрый җирдә,
Күкәйләрен сала тар җирдә;
Кызарып кояш чыккан чакта
Бик ямансу була ят җирдә.

Тулысынча
TS
Смс

Тора торгач мин утырдым
Биек тау битләренә,
Син түгел, мин сагынам
Килергә яннарыңа

Тулысынча
TS
Смс

Ялгыз гына калып моңайганда
Җырлыйм дисәң җырлар табыла.
Бер утрып жырлыйм дисәң,
Ул бит тагын искә алына.

Тулысынча
TS
Смс

Айлы кичтә карыйм зәңгәр күккә
Ай янында йолдыз кабына.
Еллар буе көтеп,кавышу өмет итеп,
Әллә кемне күрәм күз алдымда.

Тулысынча
TS
Смс

Төштем йөгереп су буена,
Ялгыз аккош канат кага.
Йөрәкләрем сызлана,
Әллә кемне күңел сагына.

Тулысынча
TS
Смс

Син көт кызым мин кайтырмын
Ике яшеңне тутыргач
Чабып килерсең "әти"- диеп
Ишекне ачып кергәч

Тулысынча
TS
Смс

Авыр шул бик авыр миңа
Сезнең янда булмагач
Күз яшьләре ага күздән
Сезне искә төшергәч

Тулысынча
TS
Смс

Кызым кызым матурым син
Бердән -берем, бәгърем
Әнкәң янында үсәсең
Сагыну хисен син сизәсең

Тулысынча
TS
Смс

Киттем шул сезне калдырып
Аяк баскан чагында
Беренче сузлареңне син
Әти әни дип әйткәндә.

Тулысынча
TS
Смс

Язам сиңа бәләкәчем
Синнән ерак булган җирдән
Матурым син , йөрәк җимешем
Сагынам кызым сине сагынам.

Тулысынча
АМ
Смс

Урамда томан
Ә мин хаман синең өчен яшим сыман
Алдамам
Әйе, мин хаман да сине сагынам:)

Тулысынча
АМ
Смс

Яратмадым башта,көймәдем
Синең кебекне никтер сөймәдем.
Ә хәзер сагынган булам, кыланмыйм
Бәлки чыннан яратамдыр, аңламыйм.

Тулысынча
АМ
Смс

Сагындым бит назлы сүзләреңне
Җитмисең шул җанга син генә.
Сынарга булгачтын түзеп карыйм инде
Син бит минем өчен бер генә.

Тулысынча
АМ
Смс

Минем нечкә кылларыма,
Ник син кагылдың?
Гитлер кебек син дә яман
Кайдан тик чыктың?

Тулысынча
ДК
Смс

Бер үзең генә булганда
Сиңа беркем карамый.
Егет эзләп тапкач инде
Синсез беркем торалмый.

Тулысынча
АМ
Смс

Бәхет капкаларын ачып кереп
Киттем мин туганым янына.
Сагынулар чиксез булса да бит
Түзеп булмый мондый сынауга.

Тулысынча
АМ
Смс

Еллар үтеп китсә дә барыбер
Күңелдә син хаман торасын.
Онытып булмый синең кебек дусны
Йөрәктә син мәңге булырсың.

Тулысынча
TS
Смс

Иртән уйда син генә,
Укуда да син генә,
Хәзердәген син генә,
Нишләргә инде миңа?

Тулысынча