Яңа ел

1гыйнвар таң иртәсе,
Әдгәм кайта өенә.
Әлпән-тәлпән тибрәнеп,
Карга егыла да сүгенә.

Күз төбендә зур бер фингал,
Штан төбе дә ертылган.
Муенында зур бер засос,
Чит хатын кыз калдырган.

Башларында мең дә бер уй,
Хатынына ни әйтер?!
"Кайда йөрдең син?!"-дип сорагач
Ничек аңлатып бирер?!

Администратор: Хөрмәтле 2015 нче рейска билет алган пассажирлар! Һава торышы начар булу сәбәпле рейс тоткарлана. Авиакомпания Яңа елны сезгә аэропортта каршыларга тәкъдим итә.
Режиссер: ничек инде аэропортта? Мин Голливудта яна фильм төшерәм бит.
Продюсер: Мин танылган продюсер! Миңа Нью- Йоркка очарга кирәк. Минем яңа шоу- группам Яңа ел төнендә телевидениедә чыгыш ясый....

Бәйрәмчә бизәлгән зал. Музыка астында Яңа ел костюмнары кигән балалар керә.Чыршы тирәли тезеләләр.
1.а.б. - Кадерле балалар, укытучылар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф...

Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.
Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.
Сылу кызын, энҗе кызын,
Ул синең куанычың.
Бергә йөри, синнән калмый
Бәләкәй юанычың.
Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.

Әкрен генә, ләкин котылгысыз,
Якынайтып гомер көземне,
Тормыш агачыннан талгын гына
Тагын бер ел төште өзелеп.
Барыр юлларымны кыскартса да,
Рәхмәтлемен үтеп барган елга.
Хәсрәт-сагыш минем юлдаш инде!
Шатлыгы да булган икән мулдан.
Тән сәламәт, җаннар тыныч булса,
Исән-имин булса якыннар,
Күңел күгең аяз, якты икән,

(Сценарийда төрле халык әкиятләре геройлары катнашалар. Шуңа күрә кайбер геройларның исемнәре тәрҗемәсез бирелә)
( Әзерләнә-әзерләнә Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар)

Кыш бабай. Кызым, нишләп бердә кәефең юк?
Кар кызы. Юк шул кәефем, бәлки миңа салкын тигәндер.
Кыш бабай.И, кызым , алда бит бәйрәмнәр, балалар безне көтәләр, чирли күрмә инде.
Кар...

1 Әби. Алла, абау җаным кая килеп чыктык без? Чыршы да бизәп куйганнар. Болар нишләп утыра монда?
2 әби. Нишлисең инде шушы мәктәпнең директоры Илгиз чакырды бит безне бирегә. Хәзер икәү яңа ел алып барабыз.
1 әби. Шулай шул, үпкәләмә ахирәт хәтерләр шул кадәрле начарайды. Барысын да тиз онытам.
2 әби. Үзеңә кирәклесен онытмыйсың син. Әллә кайчангы әҗәтләрне сора...

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп.
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез, дуслар, моңаеп.
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын,
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!

Дию. Я, минем кем икәнлегемне бел эсезме? Мин дию пәрие. Ух-ху-ху. Ух-ху-ху… Уйлар басты башкайларымны, уйлар… Күңелемдә өермә. Уйлар… Уйлар… Ух-ху-ху…Һәзер көн туса – кайгы, кич җитсә - хәсрәт инде. Уйлар, уйлар.. Төрле уйлар башны каезлый… Уйлар… Уйлар…

Убырлы карчык пәйда булла, себеркесенә атланган.

У.к. Мин килдем.
Д. Ә?
У.к. Мин килдем Ди...

Бәйрәм җыр, бию белән башланып китә. Алсу җыр, вальс

1 а.б. : Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым. һәм менә шул бер адымда - әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.

2 а.б.: Әй, кеше! Әле дә шул өмет бар. Бүгенге авыр көннәрдә ничек атлар идең? Әле дә туган телең б...

Корбан Р. ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ!: Яна ел бэйрэмен уткэру очен сценарий // Хуш килэсен, Яна ел!: (Бэйрэм тамашалары). - Казан: Печатный двор, 2002. -Б.50-60 - (Новый год).
ХУШ КИЛЭСЕН, ЯНА ЕЛ! ( "Новый год")
Рафис Корбан
Яна ел бэйрэмен уткэру эчен сценарий
Катнашалар:
Егет
Куян
Кыз
Кыш бабай
Кар кызы
Шурале<...

Яңа ел да килеп җитте,
Иске ел бара үтеп.
Алда безне арба таккан,
"Толпар" ат тора көтеп.

Елан елы үзе белән
Авырлыкларны кусын.
Киләсе ел ташып торган
Куанычка бай булсын.

Яңа биналар салынсын,
Алга китсен тормышлар.
Шатлыклы, имин язларны
Алып кайтсыннар кошлар.

Чынга а...

Инде җирдә кар ята,
Кәефләрне яхшырта.
Шыгырдый баскан саен,
Сагындырган дускаем.

Сине коттем ел буе,
Озакладын бу юлы.
Ак җәймәңне ябырга,
Үткәнне онытырга.

Кар белэн яңа ел туа,
Хәтерләрне яңарта.
Сафландыра күңелне,
Дәвам итәргә гомерне.

Бар җиһанны иңләп,
Аклык-сафлык өстәп,
Килә бит ул, килә Яңа ел.
Җанга шатлык тулсын,
Тулсын, уңнан булсын,
Бәхетләргә илткән безнең юл...

Хатын күчтәнәч җибәргән
Яңа елга бүләккә,
Арттан-алдан сыщик йөри,
Чыгып булмый урамга.

Акчаң булса кыш бабай һәм
Кар кызы килә өйгә.
Тамаша ясап китәләр,
"Төчкертеп" нечкә көйгә.

Полиция яңа елда,
Планын яхшы үти.
Урамнар һәм тыкырыклар,
Алкашсыз булмый чөнки.

Унике тулыр алдыннан,
Медведев котлый иде.
Хәзер 4 ел Путин котлар,
Барыбызга билгеле.