Яңа ел

TS
Смс

Полиция яңа елда,
Планын яхшы үти.
Урамнар һәм тыкырыклар,
Алкашсыз булмый чөнки.

Тулысынча
TS
Смс

Унике тулыр алдыннан,
Медведев котлый иде.
Хәзер 4 ел Путин котлар,
Барыбызга билгеле.

Тулысынча
TS
Смс

Яңа елга бер ай кала,
Әзерләнә башлыйлар.
Үтмәс балта белән чабып,
Яшел чыршы ташыйлар.

Тулысынча
TS
Смс

Сәгать теле 12дә булса
Яңа ел була бар җирдә,
Җылы гына елмаермын
Яңа ел белән диярмен.

Тулысынча
TS
Смс

Кыш бабай - кыш бабай,
Безне бик, яратасың,
Безгә син ел саен,
Каткан прәннек таратасың.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Гөмер буйлап син атла
Дусларыңны онытма,
Борыныңны өшетмә
Исән сау бул, авыртма.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Җемелдәшеп утлар кабынганда
Сихри ялкын били күңелне.
Яңа ел мизгелен көткән чакта
Узганы назлырак түгелме?

Тулысынча
TS
Смс

Өмет тулы матур күзләр
тулган айда балкый бу кичтә.
Әмма "Хуш, иске ел!" дигән сүзләр
Җанга якын түгелдер һич тә.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Яңа ел белән тәбрикли безне
Тәрәзәләрдәге боз гөле
Бәхет, шатлык, иминлек телидер
Яңа елның яңа мизгеле.

Тулысынча
TS
Смс

Ак бураннар белән бөтерелеп,
Җир өстенә килә Яңа ел,
Ак җәймәгә басып, шыгыр-шыгыр,
Салмак кына атлап килә ул.

Тулысынча
TS
Смс

Чыршы тирәсендә, түгәрәктә
Бөтерелә көлеп, шат парлар,
Керфек очларына кунып эри
Күбәләктәй яуган ак карлар.

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Котлы булсын, дуслар, котлы булсын
Яңа елның ямьле кичләре!
Ап-ак карлар кебек бөтерелә,
Күңелләрдә сөю хисләре.

Тулысынча
TS
Смс

Күпме шатлык булыр, күпме бәхет,
Күпме туйлар булыр бу елда.
Яңа елның якты мизгелләре
Истәлеккә мәңге уела!

Тулысынча
TS
Смс, котлау

Бэйрэм булсын мобарэк,
Табын булсын тугэрэк!
Бугендэй бэйрэмнэрне
Гел каршылыйк бергэлэп!

Тулысынча
TS
Смс

Ап- ак карлар, ап - ак карлар.
Тагын җиргә яудылар.....
Безгә матур ап-ак кышлар,
Алып килделәр!

Тулысынча
TS
Смс

Яңа ел ул үргә баскыч,
Бәхетенә тәрәзә!
Яңа шатлык яңа бәхет
Яңа абруй дәрәҗә!
ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!

Тулысынча
TS
Смс, котлау

......Яңа ел белән...
Бәхетләрнең иң-иң зурын,
Шатлыкларның иң-иң күбесен,
Кочакларның иң-иң җылысын,
Мәхәббәтнең иң-иң татлысын сезгә!

Тулысынча
TS
Смс

Котлы булсын Яңа ел!
Гел шатлыктан торсын ул.
Бәхетле һәм мул тормышка
Күрсүтсен ул яңа юл.

Тулысынча
TS
Котлау

Яңа ел котлы булсын!
Чыршылар балкып торсын!
Йолдызлар да елмаешып,
Игелек теләп торсын!

Тулысынча