Төрлесе

АК
Шигырь

Яшәр өчен бу дөньяга
Туа адәм баласы,
Гомер генә кыска бирелә
Каш белән күз арасы.

Шушы кыска гомерләрдә
Кайгы, хәсрәт килмәсен.
Кеше бәхет өчен туа,
Бәхетле булсын һәркем.

Кыска бирелгән гомер юлы
Гел шатлыклардан торсын,
Саулык, сәләмәтлек белән
Яшәргә насыйп булсын.

Гомер бит ул...

Тулысынча
АК
Шигырь

Шатлыкта да, кайгыда да,
Гел янымда син апам.
Янәшәмдә син булганда
Бар кайгымны онытам.

Авырлыклар туса тормышта
Ашыгам мин синең яныңа,
Акыллы киңәшләр бирергә
Әлдә син бар апам янымда.

Яшәр өчен, апам, син миңа
Яшәү дәрте өстәп торасың.
Сине миннән, мине синнән,
Аермасын берүк Ходаем.
<...

Тулысынча
РШ
Шигырь

Хәтер буйлап сәяхәткә чыктым,
Яшьлек сукмакларын урап уздым.
Күпме хәтирәләр анда сакланган,
Онытылмый алар вакыт узганнан.

Әйтерсең лә кичә генә булган,
"Зур үсәсе килә" дигән балачак.
Олы чакның өстенлеген күреп,
Акылыбызны бераз җуйган чак.

Һаман килә язлар, матур җәйләр,
Алтын көзләр килә ел...

Тулысынча
АК
Шигырь

Әтием, әнием газизләрем
Бүген сезне кабат искә алам,
Күз яшьлремне көчкә тыеп
Сезгә атап шигырь язам.

Әтием, әнием газизләрем
Иртә ташлап киттегез мине.
Өзелә үзәгем, ничек түзәрмен
Бик, бик сагынам мин сезне.

Әтием, әнием газизләрем
Киттегез, кайтмас җирләргә.
Безнең бергә яшәгән чаклар
Калды са...

Тулысынча
ФМ
Шигырь

"Тормыш юллары катлаулы,
Бер ялгызын юл утмэ."
Барыр юлын котмэгэндэ
Икенче юлдан китэ.

Аллаh биргэн сынауларны
Утмичэ беркем китми.
Биргэнгэ риза булырга
Кунелдэ иман житми.

Коры булса янар иде,
Чи булгач янмый йорэк.
Аллаhыдан ярдэм сорап,
Тузэргэ генэ кирэк.

Анын хокем...

Тулысынча
ФМ
Шигырь

Мэнгелеккэ килмэгэнбез,туры килэ
Бу доньяны калдырып китэргэ.
Узен улеп,ахирэткэ кучкэч
Йорт-жирлэрен,капкан биклэнэ.

"Фэлэн кеше монда торган иде"
Дип эйтерлэр утеп киткэндэ.
Узеннеке генэ узэктэ ул,
Чит-ятларнын уе бутэндэ.

Якыннарын гына искэ алыр,
Сагынышып эгэр очрашса.
Балаларын гына дог...

Тулысынча
АХ
Шигырь

Көтеп яши кеше өмет белән:
"Алдагы көн булыр яхшырак!"
Тик, көтмәгән мәшәкатьләр чыгып,
Тез астына суга катырак.

Әле генә бала вакыт иде,
Инде җитеп килә ахыры.
Аткан уктай гомер үтеп бара,
Ни-нәрсәдә тормыш асылы?

Эштә микән? Әллә балаларда?
Күз карасы итеп үстергән.
Әллә-гомер иткән я...

Тулысынча
АК
Шигырь

Кунак егете килгән авылга
Оста гармунчы икән,
Гармун уйнарга чакырсак,
Кич уенга килер микән?

Кичке уенга килде егет,
Гармун асып иненә.
Өздереп уйнап җибәрде,
Безнең авыл көенә.

Гармунчы бер туктамыйча
Матур көйләр уйнады,
Биедек тә, җырладык та,
Кичке уен күңелле узды.

Гармун уйн...

Тулысынча
АК
Шигырь

Туганың булу нинди бэхет,
Туганнар белән тату яшик.
Бер беребезгә хөрмәт белән
"Туганым"-диеп эндәшик.

Тормыш йөген тарту җиңел
Туганың булса яныңда,
Рәхмәт әйтеп, сөенеп яшик
Туганнар бар чагында.

Сокланам мин туган белән
Дус, тату булганнарга,
Бергә борчыла һәм бергә
Шатлана торганнар...

Тулысынча
АК
Шигырь

Иртән торып тышка чыккач,
Күршеләргә күз ташлыйм.
Исәнләшәм, хәл белешәм
Көнемне шулай башлыйм.

Әгәр күренми торсалар
Ашыгам күршеләргә,
Авырып ятмыйлармы дип
Хәлләрен белешергә.

Исән чакта күршеләрем,
Бер-беребезне онытмыйк.
Тату яшик, матур яшик
Араларны суытмыйк.

Күршеләрдән уңд...

Тулысынча
АК
Шигырь

И Ходаем, саулык сорыйм синнән,
Миңа кирәк бары шул гына.
Сау сәләмәт булсам, мин бәхетле
Калганнары бар да табыла.

Бар нәрсәне сатып алып була,
Сатып алып булмый саулыкны.
Миллион акчага бәяләп булмый,
Саулык дигән иң зур байлыкны.

Саулыгым минем олы байлыгым
Ә акча ул бары бер айлык,
Кызыктырмый мине...

Тулысынча
РШ
Шигырь

Кама буенда бер горур авыл бар,
Ул бит минем газиз Бәзәкәм.
Данлы урманнары, муллы кырлары,
Җилкенә бит куңел кылларым.

Бүгенгедәй һаман хәтеремдә:
Бабам оста итеп кәрҗин үрә,
Көйли-көйли әбием оек бәйли,
Мичтә пешә татлы ипи дә.

Язмыш мине кайда ташламасын:
Синдәй нурлы яклар тапмам мин.
Киң урамнарың...

Тулысынча
ВИ
Шигырь

Тукта, кирәк түгел сүзләр.
Вакытны югалтабыз.
Күк йөзе куе зәнгәр –
Без кыенлыклар кичерәбез.

Тукта, сүзләр кирәк түгел.
Кояш көннәрдә бетә.
Сөйләшергә тиеш генә
Йөрәкләр.

Тулысынча
АХ
Шигырь

Моңсулыгын өстәп,сагышларга салып,
Җир өстенә килә көз генә.
Ул гел шулай-тыйнак,матур инде,
Үзгәрәбез бары без генә.

Үткән еллар салган үз тамгасын,
Маңгайларга сызып буразна.
Көзләр җиткәч,күпләр уйланадыр,
Бар эшләрен куеп беразга.

Ак җилкәнле матур хыялларны,
Тормыш дулкыннары таратты.
Н...

Тулысынча
РШ
Шигырь

Мин, юлларга гашыйк кеше.
Сәбәбе аның җитди:
Алар илтә туган йортка,
Илтә, туган нигезгә.

Мин, юлларга гашыйк кеше.
Сере аның гап-гади:
Аралар ерак дип тормый,
Язмышларны бергә бәйли.

Тулысынча
РШ
Шигырь

Чаллым - минем нурлы ягым,
Туып-үскән бәллүр бишегем.
Яр буенда көн дә чәчәк ата,
Минем матур, данлы шәһәрем.

Түбәтәйле бинаң ераклардан күренеп,
Һәрбер кунагыңны сәламли.
Иркен урамнарың колач җәеп,
Һәммәсен дә җылы каршылый.

Сагындыра нарат урманнарың,
Саф һавада уйнап-үскән чак.
Дулкынлан...

Тулысынча
АК
Шигырь

Узган гомер кире кайтмый,
Сулар да акмый кирегә.
Яшәп калыйк, яшьнәп калыйк
Гомер бирелә бары бер генә.

Гомерләр бик тиз үтә,
Яшьлек тә үтеп китә.
Әкерен генә сиздермичә,
Картлык та килеп җитә.

Гомеркәйләр бигерәк кыска,
Үтә дә китә бит ул.
Картлыкка барып җитү,
Үзе зур бәхет бит ул.

Тулысынча

АС
Шигырь

Китмэгез сез ямьле жэйлэр,
Йорэк жылысын алып,
Артыгыздан бара алмам,
Кара козлэргэ калып.

Жэйлэрдэ ин рэхэт чаклар,
Онытылу мизгеллэре,
Биз тиз утэлэр шул алар
Ымсытып кунеллэрне.

Салкын коздэ ялгыз калсам,
Козге яфрак шикелле,
Кулыма алып сурэтлэрне
Янартырмын хисемне.

Юк, китмэгез, ямьле жэйлэ...

Тулысынча
РС
Шигырь

Апа- сенел булып озак Гомер
Яшиселэр булсын эле безгэ.
Кулга кул тотынып горлэп яшик,
Бергэ керик Гомер козебезгэ.

Тулысынча
РШ
Шигырь

Кеше күңеле күкләр кебек иркен булса,
Зәңгәр диңгезләрдәй чиста булса -
Мең бәхетле яшәр иде илдә.

Кеше гадилектә зурлык таба алса,
Яхшылыкта яман күрмәсә-
Мең бәхетле яшәр иде җирдә.

Сабыйлардай изге булса җаны,
Уйлап әйтсә барлык сүзләрен,
Кимер иде бәхетсезләр саны.

Мәрхәмәтле һәм дә сабыр булса к...

Тулысынча