Төрлесе

ИХ
Смс

Яшиселәр әле яшәлмәгән,
Алда әле безнең күрәсе.
Кояш кеби якты киләчәкнең,
Корылмасын бер үк пәрдәсе!

Тулысынча
ИХ
Шигырь

Сызылып ата таңнар туган якта,
Тәгәримен чыклы чирәмдә.
Сандугачлар бизәп яшьлегемне
Сайрашалар минем тирәмдә.

Кояш чыгып болыт арасыннан,
Үрелә дә бакча буена.
Сөенешеп гүя аткан таңга
Нурларында чәчкә коена.

Җанландырып авыл яшәешен,
Әтәч тавышы бизи иртәне.
Көнчыгыштан искән назлы җилләр
Туңды...

Тулысынча
ИХ
Шигырь

Кунак булып килдек җир йөзенә,
Таң ата да, янә кич була.
Уйлаганда кыска гомер юлын,
Күзләремә минем яшь тула.

Яшәүләрдән һич тә туеп булмый,
Бетмәсә дә мәңге яралар.
Кайберәүләр тоймый яшәү ямен,
Яшьли килеш китеп баралар.

Гомерләр акчага сатылмыйлар,
Үткәннәргә илтми күперләр.
Тормыш утын үзе кабызган...

Тулысынча
ИХ
Шигырь

Бәхет нәрсә дигән сорау туа,
Уйлыймын да шуны тирәннән.
Ул бит безгә Ходай тарафыннан,
Туган көннән алып бирелгән.

Без бәхетле дуслар, әти-әни янда,
Таңнар ата сибеп кояшын.
Кесәңдәге "шакшы" акчалардан,
Үреп булмый бәхет оясын.

Минем белән күпләр килешерләр,
Сәламәтлек бәхет билгесе.
Кирәгенн...

Тулысынча
ИХ
Шигырь

Көмтәгәндә шулай кисәк кенә,
Төрле хәлләр җирдә булгалый.
Ә без исә хаман уйланабыз,
Үзенә күрә һәр кем хыялый.

Һәр кешенең көчсез ягы була,
Һәр кешедә була юләрлек.
Тик көч булмый, кайбер адәмнәрдә
Бу җир шарын өзелеп сөярлек.

Кемнер чаба яхшы машинада,
Кемдер яши биек йортларда.
Ә кемдер бит җылы урын...

Тулысынча
ИХ
Шигырь

Иҗат юлын таптыйм, яшьлегемнең,
Иң матур һәм гүзәл чагында.
Уң кулымнан төшми минем каләм,
Языр өчен фикер барында.

Кемдер атый олуг Тукай диеп,
Исем китә андый кешегә.
Үзләреннән булып чыкмаганнар,
Түбәнлеккә таба төшерә.

Бәхәсләшмим, мин Пушкин да түгел,
Бакенбард юк, кырам сакалым.
Ил талаучы чебен-ч...

Тулысынча
ИХ
Шигырь

Вафатыңа Рамиль 1 ел була,
Төзәлмәстер мәңге ярабыз.
Карап җансыз фотосүрәтеңә,
Сине сагынып искә алабыз.

Юксыналар әти-әниләрең,
Газиз малай идең аларга.
Еллар үтә, күз яшьләре кипми,
Ә хәтерләр һаман яңара.

Кешеләргә яхшы була белдең,
Китә идең бары елмаеп.
Яфрак койган зифа каен төсле,
Иптәшлә...

Тулысынча
ИХ
Шигырь

Гүзәл Сабага кергәндә
Зур бина каршы ала.
Анда яхшы күрсәткечле
Тәрәзәләр ясала.

Унике ел эшләп килә,
Халыкны сөендереп.
Тышкы яктан бар йортларны
Ямьнәргә төрендереп.

Бөтен Татарстан буйлап,
Абруе киң таралган.
Тырыш эшчәнлеген күреп,
Сокланалар аңардан.

Куркыныч түгел кышларын Тулысынча

ИХ
Шигырь

Тормыш иткән илнең кочагында,
Реформалар белән иң элек.
Ирек бирми рәхәт яшәү өчен,
Чәчәк ата ярсып көнчелек.

Дус яшәми инде күршеләр дә,
Читләштеләр дуслар-туганнар.
Бик күпләре кара көнчелекнең
Үзәгенә кереп тулганнар.

Көнләшәләр ирләр хатыныннан,
Хатыннары көнли иреннән.
Ә кемнәрдер туеп, китә чыгып,...

Тулысынча
ФК
Шигырь

Зөя буе талларыннан
Үргәндер әткәм бишек.
Кайтыйм дисәм, нигезем бар,
һәрвакыт ачык ишек.

Нигез турында уйласам,
Мин әле һаман бала.
Туган туфрак дәшкән чакта
Авылым каршы ала.

Истә ялан тәпи чапкан
Җиләкле болыннарым.
Синдә генә гомеремнең
Иң изге урыннары.

Зур хыялларга...

Тулысынча
ФК
Смс

Җан теләгән теләкләрнең,
Сезгә булсын барысы.
Өстәп әйтик суынмасын
Казан-Чаллы арасы.

Тулысынча
ИХ
Шигырь

Мин кичләрен шулай уйланам да,
Искә төшә үткән минутлар.
Хәтирәләр һаман сакланалар,
Күңелемдә мизгел булыплар.

Истәлекләр гөмер узган саен,
Хәтерләрдә юллар ярачак.
Офыкларда калды шаулап торган,
Интернетсыз гүзәл балачак.

Чана шуу елга тауларыннан,
Кар әвәләү кышкы кичләрен.
Уйларымда урын алып алар,<...

Тулысынча
ФК
Смс, котлау

Иҗат иткән әхлак китаплары
Дәшеп тора безне ак юлга.
Арттырмыйча әйтсәк, Сез бик лаек
Мәгърифәтче дигән титулга.

Тулысынча
ФК
Котлау

Йөрәк өзгеч бер моң ишетелә,
Әбиемнең бишек җыры микән?
Болгар бабам тарткан думбраның
Өзелмичә калган кылы микән?

Далалардан килә микән бу көй,
Урман шавы, чишмә тавышымы?
Узган буыннардан бүгенгәчә,
Гасырларның моңсу агышымы?

Моңлы көйгә сыйган җанлы тарих,
Газиз халкым узган озын юллар. Гасырларның и...

Тулысынча
ФК
Котлау

Кемдер котлый җитәкчесен
Котлау тиеш булган өчен.
Без котлыйбыз чын күнелдэн
Кызганмаган өчен көчен.

Бар тырышлыгын бирә ул
Яхшы булсын дип һәркемгә,
һәр кешенең күңел тыныч
Ышаныч бар килер көнгә.

Хәлебезгә керә белә,
Оештыра белә эшен.
Бөтен җирдә җитәкчеләр
Булса икән шундый кеше!
Тулысынча

ФК
Шигырь

Эзлә мине язгы кар суыннан,
Гөлләреннән җәйге аланның.
Язларыңа бер кайтырмын әле
Ак чәчәге булып баланның.

Эзлә мине киек каз юлыннан,
Бөресеннән алсу яранның.
Яшьлегеңә бер кайтырмын әле
Якынайтып ерак араны.

Эзлә мине биек күк йөзеннән,
Ләйсән яңгыр булып явармын.
Бер керермен әле төшләреңә <...

Тулысынча
ФК
Котлау

Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Рәхмәтлебез синдәй
Кеше Булганга яныбызда.

Кыен чакта киңәш сорап,
Сиңа илтә юлыбыз.
Юбилейга чын күңелдән
Олы рәхмәт юллыйбыз.

Җәй башында тугангамы,
Күңелең синең җылы.
Кабул итче, бүләк итеп,
Бу моңлы матур җырны.

Тулысынча
ФК
Шигырь

Хәерче дә, бай да түгел идек,
Үскән чакта үстек уртача,
һәр йорт саен җиде-сигез бала,
Искә төшсә, хәзер кот оча.

Төз үссеннәр дипме, борынгылар
Салмаганнар йомшак мендәргә.
Шулай итеп, тормыш сынауларын
Өйрәткәннәр җиңел үтәргә.

Вегетариан дигән чит-ят сүзне
Белмәгәндер әнкәй белүен.
Тик хәтерд...

Тулысынча
ФК
Шигырь

Күрә торган күзебез бар,
Тик нигә без сукыр күзле.
Дөреслекне белә торып,
Әйтеп булмый гадел сүзне.

Әйтәсе килгән чаклар бар,
Куәт җитми дәлилләргә.
Күпме кеше сүз әйтергә
Чыгып китте чит илләргә.

Тарих белә, әмма дәшми,
Халык үлгән, дәүләт беткән.
Идел буйлап алты көймә
Алтын-көмеш агып...

Тулысынча
ФК
Котлау

«Имән ныклыгы - тәнгә,
Иман ныклыгы - җанга».
Ходай биргән талант әллә
Салына микән канга.

Кол Галиләр, Имәниләр...
Дөнья бәясе - сүзе.
Милләт өчен туганнарның
Тарихта кала эзе.

Тарихтан эзләр бизәге
Тукай, Такташлар заты.
Аларның юлыннан чаба
...... .......... аты.

Кылган...

Тулысынча