Төрлесе

ШФ
Смс

Язын күтәрелә су
Ул була язгы ташу.
Йөзә бозлар,
Эри карлар
Яңара бит яралар.

Тулысынча
ШФ
Шигырь

Начарлыкны сызып атып
Без яхшыга басмадык.
Барлык корган хыялларны
Без бит салып таптадык.
Юк итеп өметебезне
Тыймыйча нәфесебезне
Яхшыртмыйча гомребезне
Алга таба яшәрбезме?

Чыгу юлын мин тапмадым
Авырлыкны сайламадым,
Яхшылыкка гына бардым
Әмма берүзем абындым.
Бердәмлек сездән сорыйм
Яр...

Тулысынча
ШФ
Шигырь

Минем уйлар күп булды
Алар мине күп екты.
Бары хөрмәт аларга
Ярдәм итте атларга.

Үлсәм инде үлим диеп
Курыкмадым мин бер дә
Түзгән йөрәк түзсен диеп
Яраладым мәңгегә.......

Тулысынча
TS
Шигырь

Ярамаган эшләр күп дөньяда...
Ләкин һәркем моны аңламый.
Аңласа да,кайчак, йөрәк шулай
Ярамый дип, түзеп торалмый...

Кирәкмәгән чакта янган утка,
Бозлы суга барып ташлана...
Газаплар да, шатлыклар да-
Барысы да шулай башлана.

Ялгышларга белеп барабыз без,
Киләчәкне барлап уйларда...
Синең язмыш хәзер ми...

Тулысынча
ШФ
Шигырь

Юллар чыга күңелдән,
Илхам төшә тик күктән.
Бар көнне дә язып булмый,
Күңелдә юллар тумый.

Аласың каләмеңне,
Иске бер дәфтәреңне.
Шунда яза башлыйсың,
Тик үзең аңламыйсың.

Юл артыннан юл туа,
Хәр берсе күңелдән уза.
Тормыш чагылышлары,
Аларның барлык авазы.

Тулысынча
TS
Смс

Үзләренә кирәгендә
Барсыда йөгереп килә,
Сиңа кирәк булган чакта
Барсыда югалып бетә.

Тулысынча
TS
Смс

Ник бу шулай: тел әйләнми тора
Әйтәсе суз бик күп булганда?
Ник кайвакыт күнел ялгыз була
Кеше кайнап торган урамда?

Тулысынча
ФК
Котлау

Нәрсә әйтим синең хакта,
Бар да белә болай да.
Тыштан кырыс күренсәң дә,
Юмартлыгың Ходайдан.

Хәл-хәленчә тырышасың,
Бүлешмәсең булганын.
Тәгәрмәчтәге тиен күк,
Юк синең тик торганың.

Кимчелексез кеше булмас,
Без бит әүлия түгел.
Булган әйбәт якларыңа,
Мең тапкыр риза күңел.

Рәхәтл...

Тулысынча
ФК
Котлау

Җырлы кешеләр күп туа,
Сирәк туа моңлысы.
Күңелең тирән дәрья, ахрысы,
Нинди моңлы җырлыйсың!

Син җырласаң онытыла
Бу дөньяның сагышы.
Моңнарында урман шавы,
Чишмәләрнең агышы.

Тибрәтсәң моңың белән
Күңелнең нечкә кылын.
Тирән моңың саекмасын
Киң тигез булсын юлың.

Күктән иңгән тал...

Тулысынча
ФК
Котлау

Кешеләргә гел изгелек кылыйк.
Кемнең нәрсә килә кулыннан.
Сезнең гомер - җырлы моңлы гомер,
Моң озата барыр юлыңнан.

Ходай биргән моңны хискә төреп
Җан өрәсез шигъри юлларга.
Сихри талант белән гади юллар
Әйләнәләр моңлы җырларга.

Сандугачлар таңнар илһам бирсен
Саекмасын күңел түрегез.
Диңгез-дәрьяләрд...

Тулысынча
РГ
Шигырь

Кышның иң беренче көне -
Бар җир карга төренгән.
Үзе җылытты да кебек
Иртә белән бүгеннән.

Иртәгә кыш дигән көнне
Котырды шул бураны.
Кар белән шыплап тутырды
Көзге кара урамны.

Бүген янә карлар эри,
Лондонда кебек томан.
Җылы булганга шулай ул,
Тагын карала урам...

Ка...

Тулысынча
НШ
Смс

Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим.
Хыялымда гына дәшәмен.
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.

Тулысынча
ГШ
Смс

Яз кояшы карый тәрәзәмә
Шатлык иңәр иде күңелемә
Берәү ачы яра салмаса,
Йөрәгемә әгәр кагылмаса...

Үзең өчен “чүп” дип алган сүзләр
Әйттең дә син – яшьләнделәр күзләр...
Очлы пычак чәнчеде күк җанымны
Ничек тыим инде кызган канымны?!

Беләм, беләм миндә генә түгел газап.
Тиле кебек барам энәләрдән атлап!
...

Тулысынча
TS
Смс

Энҗе карлар гүзәл ямь өстиләр,
Үтеп кереп нечкә күңелгә.
Мәңге алар шулай чиста булып,
Калса иде шунда гомергә.

Тулысынча
TS
Смс

Чиксез булган шатлык күкләрендә,
Шул карлардай килә очасы.
Мин илемнең бәхет оясында,
Тормыш кичкән тургай баласы.

Тулысынча
TS
Смс

Кая ките безнең бу яшьлекләр,
Әллә хаваларга очамы?
Әллә инде явыз язмыш үзенең
Усал кочагына кысамы?

Тулысынча
TS
Смс

Кар яуганда чыгам урамнарга,
Карлар шундый күркәм, сөйкемле.
Аяк басу белән җир өстенә,
Бала чакка кайткан шикелле.

Тулысынча
TS
Смс

Сайрый кошлар, сулар ага
Түбәләрдән тама тамчы
Кышны озатып китә бугай
Яшлегемнен бер мизгеле

Тулысынча
TS
Смс

Күбәләкләр булып оча карлар,
Бөртекләрен алам кулыма.
Тик бу матур мизгел озак түгел,
Эреп бетә бераз торуга.

Тулысынча
TS
Смс

Каеннарга аксыл бәсләр кунган,
Тарихларга язып сөйләрлек.
Туган ягымдагы күреп туймас,
Һич кайда юк андый гүзәллек.

Тулысынча