1 сентябрь

Дусларымны күрүдә.
Йөздә шатлык кабына,
Һәрбер уку елында
Яңа дуслар табыла.

Матур, чибәр дусларым -
Танырсың бер күрүдә,
Үртәшүдә, төртешүдә -
Алар шау-шу килүдә.

Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Укытучым, син бит белем биреп
Ачтың безнең сукыр күзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына.
Син лаеклы, газиз укытучым
Хөрмәтләрнең иң олысына.
Синсез булмас иде пешекче дә
Табип, галим, герой-космонавт та.
һич оялмас килеп синең алда
Б...

Белем көне белән котлыйм сезне!
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!
Алтын көзгә табигать кергәндә
Алтын үзе - безнең мәктәптер!

Белем көне көзләр белән бәйле -
Алтынлана башлый табигать...
Алтын бәһасендә белемнәрне
Бирә ала кебек тик мәктәп.

Кечкенәдән алган белемебез
Гомерлеккә тугры юлдаштыр.
Белем алмый калган ул наданнар
Инде күптән юлда адашты.

Белем булмый торып - күзләр сукыр.
Белем булмый торып - үсеш юк.
Белем булмаган...

Белем көне - безнең уртак бәйрәм
Ә мәктәпләр - уртак йортыбыз.
Белем биргән мәктәп истә калыр,
Белем бирмәгәне онытылыр...

Ә хәзергә без боларны
Белмибез шул әлбәттә,
Боларның бөтенесенә
Өйрәтәләр мәктәптә.

Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге.
Изгелеген бирә һәркемгә.
Ашыга да бәхет өләшергә
Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

Синдә күрергә өйрәндек
Матурлыгын дөньяның
Тәүге кат синдә башкардык
Балачагым җырларын.

Мәктәпкә - белем иленә
Баруыбызга без шат.
Серле белем дөньясына
Бүген бирелә старт.

Исәнме, саумы, сентябрь -
Безнең Яңа ел!
Синнән башлана тормышка
Якты, яңа юл!

Язга хәтле сау булыгыз,
Урманнар, кырлар дидек.
Зур дәрт белән мәктәпләргә
Тагын укырга килдек.

Җуелмаслык хатирәләр калыр
Мәктәптәге тәүге көнеңнән.
Иң башыңа күрә йөгең дә бар
Син җаваплы кеше бүгеннән.

Алыгыз сез бүген бүләк итеп.
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

Бала күңеле - төпсез дәрья,
Син - шуларга җан өрүче.
Түземлекләр бирсен Аллаһ,
Хезмәтеңдә укытучы.

Балаларга бәйрәм бүген
Бөтен урам гөж килә.
Һәр сүздән бер кызык табып,
Малайлар кызлар көлә.

Гөлназ шулар арасында,
Кулда - чәчәк бәйләме.
Күңелләрдә шатлык кына,
Бүген - чәчәк бәйрәме.

Бүген җирдә чәчәк кенә,
Урамда да, өйдә дә.
Чәчәк чыңы ишетелә
Яңгыраган көйдә дә.

Чәчәкләр тотып кулга,
Без чыктык матур юлга.
Һәркем белә, әлбәттә,
Без барабыз мәктәпкә!

Безне котлый әтиләр:
Бик дәү үстегез! -диләр.
Өйрәтәләр әниләр,
Әйбәт булыгыз диләр! -диләр

Дәү әти, дәү әниләр,
Хәерле юл, хуш, диләр

Белем көне белән укучы
Бүген бәйрәмең синең,
Якты дөнья, бөек җирләр
Ач син үзең өчен укучы