Шаярулар

Бөтенегез шигырь яза,
Мин дә язарга булдым.
Мәхәббәт,мәхәббәт дисез
Мин башка тема алдым.

Мәхәббәтсез яшәп булмый,дөрес,
Аңа шигыр язу гаеп түгел.
Ләкин яшьлек бит бер генә,
Мәхәббәттә генә түгел күңел.

Мин үзем студент буламын,
Укыймын мин Казанда.
Күрсәң шаклар катарсың,
Ни генә юк калада!

Урамда буран котыра,
Ә мин өйдә утырам.
Нишләргә дә белмим инде,
Уйлап башны катырам.

Укысам,укыйсы килми;
Ятам дисәм,ятасы.
Балачакны искә төшереп,
Әллә уйнап аласы...

Интернетка кереп китсәм,
Аннан булмый шул чыгып.
Шуңа күрә анда кермим,
Утырам әле тынып.

Бураны бигрәк көчле шул...

Каян килеп чыгалар соң.
Шундый алдакчы кызлар.
Бар нәрсәне алдалыйлар
Кызармыйлар, нитмиләр.

Ярар инде алдасаң син,
Алда инде шәп итеп.
Булыр булмас алдавыңа,
Ышанмый бит бер кемдә!

Алдавыңа ышанмыйм шул
Алдый белмисең бердә.
Гел мине алдалап
Ышана дип уйлыйсың.

Алдый белмисең шу...

Мин мөгаен бүгенгедәй
Бәхетле була алмам.
Мондый сөйләшү белән
Бер кайда да баралмам.

Сөйләшүем сөйләү түгел
Һәр бер сүздә сүгенү,
Өч сүзнең дә берсендә
Була минем сегелү.

Сүгенмичә сөйләшүне
Оныттым мин күптәннән.
Онытмасам сөйләр идем
Матур итеп бүген дә.

Баралмасам, торырмын ми...

Үксеп - үксеп елый идем
Син булмагач янымда,
Тирги - тирги кыйный идем
Башкалар белән йөргәнгә.

Гомер буе йөрдең башкаларны күзләп
Миңа күз дә салып карамадың.
Шулай итеп йөри торгач
Утырттылар сине төп башына.

Кичләрен син кайтмый идең,
Минем белән йокларга.
Очып, барып китә идең,
Дусларың янына...

Көзге моңсу суык кичтә
Кереп киттем мин ЧАТка.
Анда кереп, сине табып,
Языштым рәхәтләнеп.

Исемең дә иң матуры
Ләйсән диеп кушканнар
Бар җиреңә туры килә,
Менә диеп әйткәннәр.

Йөзләреңдә нур балкый
Хәр айның бер көнендә,
Шул вакытта елмаясың
Минем әйткән сүземнән.

Үзең шундый уңган...

Ходай мине бәлки гафу итәр,
Бәлки гафу итмәс – ул белер…
— Ник сегенеп йөрисең син монда? –
Диеп, бәлки, үзе сүгенер…

Мин үзем дә җырлыйм җырлар барда…
Җырлый алмаганда – сүгенәм…
Без – җырлар һәм сүгенүләр халкы,
Сүгенәбез кайчак ил белән…

Җырлар үтмәгәндә сүгенәбез без,
Белсеннәр дип безнең барлыкны…
Җыр һәм сүгенү саклап калган аны
Һәм яшәтә безнең халыкны…

Мин халкым дип җаннар аткан булдым –
Хисләр ташты… Ташты ур...

Керим әле урманнарга,
Каеннар арасына,
Сегим әле Гөлҗамалны,
Яткызып аркасына.

Экранга карыймын да ышанмыймын!
АК БАРС лар чемпион калдылар.
Локо га дигән кубокны,
Алар тартып алдылар!

Көз башыннан бирле хоккей бара,
Хоккейчылар алка куалар.
Чит илләрдән кайта кайберләре,
Берсе-берсе миллион торалар.
Түләгәнгә карап уйнамыйлар,
Тик йөриләр шунда селкенеп.
Радуловка бер ни охшамый гел,
Үгез сыман уйный үкереп.
"Ак барс" ка җанны аткан булдык,
Башта ярый әйбәт уйнады.
"Барыс" дигән...

Чит җирләрдән кайта Сабабызга,
Ерак юллар үтеп арбузлар.
Һич арынып булмый икән аннан,
Ияләнсә шуңа авызлар.

Кибетләрдән сатып аласың да,
Урталайга ярып кисәсең.
Кызык була бер дә туктамыйча
Төне буе пес-пес итәсең.

Ашый торгач ничә көннәр рәткә,
Бер заманны тәмам туела.
Экономия ул кайнар суга,
...

Бит төрле хәлләр була,
Дөнья әйләнеп тора.
Бу дөньяда күп әйберләр
Синең үзеңнән тора.

Дөнья үзгәреп тора,
Гел дә яңарып тора.
Яңалыктан артта калмау
Синең үзеңнән тора.

Уй өнди ерак юлга,
Тел илтә ерак юлга.
Максатыңа җитү-җитмәү
Синең үзеңнән тора.

Дуслар булганда юлд...

Йоклап ятам шулай, язгы тондэ,
Тошкэ минем Ленин бабай керде.
Мавзолейда табутыннан торып,
Укырга, укырга, укырга диде!!!

Күзне салсаң донья чикләренә
Һәр кешенең анда үз уе.
Ял итәргә чыксаң урамга,
Иртә таңнан кайный "эт туе".

Уң ягымда азан ишетелә,
Ә сул якта чиркәү чыңлавы.
Бу заманга татар йөрәгенең
Капиляры белмим чыдармы?

3 балалы чегән хатыннары
Хәер сорый үткән береннән.
Бай абзыйлар бирә 30 тиен,
...

Җиргә ап-ак карлар яткач,
Тәмам суыткач көннәр.
Кышлаган үгез суярга,
Җыелды бер көн ирләр.

Килү белән 4 кешегә,
Бер ярты сындырдылар.
Өйгә кереп янә эчкәч,
Һәйран матур булдылар.

Үгезне алып чыктылар,
Чакка көчкә абзардан.
Ә мин көлеп карап торам,
Койма аша алардан.

Менә суймакчы...

Яз көне алган бәбкәләр,
Таләп итә күпме наз.
Урам буйлап тешли-тешли,
Арттан куа ата каз.

Үзәгемә үтте бу ел
Күршенең ата казы.
Колагымда чыңлый һаман,
Ысылдаган авазы.

Якын китермәде мине,
Алга сузып муенын.
Томшыгы белән йолкыды,
Аягымның бар йонын.

Китереп тибеп ата казга,
...

20 нче гасыр артта калды,
Килде безгә "текә" замана.
Йөрешмиләр туган-тумачалар,
Үз базында һәр кем казына.

Кибетләрдә бәя артып тора,
Пенсиягә яши карт-коры.
Дәваланыйм дисәң врачы юк,
Егыл да үл, каһәр суккыры.

Сайлауларга кадәр ышанабыз,
Имеш илдә тәртип булачак.
Россиянең бөтен кешеләре

Кемгә җитә, кемгә җитми,
Исеме аның акча.
Бөтен кеше җир йөзендә,
Яши алмый байларча.

Дөнья куа чиновниклар,
Алга, артка карамый.
Эшчеләрне талый дәүләт,
Сүз әйтергә ярамый.

Әгәр акчаң булмый икән,
Бер ни эшли алмыйсың.
Дәваламый врачы да,
Һет шунда кадалмыйсың.

"Гаи" тук...