Шаярулар

АМ
Смс

Әйе,мин кире
Минем кебекләр күп инде.
Кайда карама әшәкеләр
Барысы да бер инде.

Тулысынча
TS
Смс

Мәктәпләрдә өйрәттеләр
Шпаргалка язарга,
Ничек итеп ЕГЭларны
Күчереплә чыгарга.

Тулысынча
TS
Смс

Әт итәм, бәт итәм
Бәрәңге жарить итәм
Миңа бишле куймасагыз
Мәктәптән кайтып китәм!

Тулысынча
TS
Смс

Сары йомыркалар белән
Яфрак аслары тулган.
Шунда күрше бакчасына
Кереп салса ни булган?

Тулысынча
TS
Смс

Песи дуска барыбер аңа,
Мяу ди ул ит сорап.
Сыйпаланып аякларга,
Йөри нервада уйнап.

Креслода йоны кала,
Күрсәң исең китәрлек.
Җыеп алсаң барысын бергә,
Ике мендәр тегәрлек.

Челтәрне тартып төшерә,
Тырнагы белән тырнап.
Элсәң иде люстрага,
Койрыгын аның чорнап.

Тулысынча
TS
Смс

5 мең тәңкә пенсияне,
Кая гына куясы?
Әби-чәби шулай диде,
40 сум булгач килосы.

Тулысынча
TS
Смс

Үтер әбиләр чуагы,
Бушап калыр урамнар.
Яшәтәләр авылларны,
Әбиләр һәм бабайлар!

Тулысынча
TS
Смс

Көмеш йөзек бер булмас,
Кулга кисәң кер кунмас.
Уңган да егет шул булыр
Кайда йөрсә дә хур булмас.

Тулысынча
TS
Смс

Тормыш бит ул, тормыш бит ул,
Тормыш бит ул - багана.
Монда килеп эләккәч тә
Башым булды дивана.

Тулысынча
TS
Смс

Градуслар артты монда,
Киемнәргә ябышты;
Көннәр буе килә-килә
Авыруга сабыштым.

Тулысынча
TS
Смс

Менәр идем - тау биек,
Төшәр идем - тамырлык;
Читтә йөргән егетләргә
Ходай бирсен сабырлык.

Тулысынча
TS
Смс

Гармун уйный беләсеңме,
Биюче буласыңмы;
Безнең белән барасыңмы,
Аерылып каласыңмы?

Тулысынча
TS
Смс

Сандугач сайрый болында
Иртән кояш чыкканда
Ятма ярсыз, йөрмә малсыз
Егет булган чакларда.

Тулысынча
TS
Смс

Балта алдым кулыма,
Киттем урман буена;
Кадерен белеп тотар идем -
Акча керсә кулыма.

Тулысынча
TS
Смс

Узган ел җәй коры булды,
Пермьнан ташыдылар.
Картларны талау теләген,
Тормышка ашырдылар.

Тулысынча
TS
Смс

Шәмәрдәннең әбиеннән
Агу сатып алмагыз.
Әйбәт диеп сипкән булып,
Бәрәңгесез калмагыз!

Тулысынча
TS
Смс

Ямьле язлар җитү белән,
Утыртабыз бәрәңге.
Җәй буе кортын чүплибез,
Бетереп бар билләрне.

Тулысынча
TS
Смс

Бәрәңге шәп булсын дисәң,
Эшләп бар син һәр эшен.
Тыңла дустым радиодан,
Фарсиль бабаң киңәшен!

Тулысынча
TS
Смс

Бу ел яңгыр мулдан яуды,
Кайгырасы урын юк.
Пенсиягез янга калыр,
Тамагыгыз булыр тук!!!

Тулысынча
TS
Смс

Җилләр давыллар белән
Сессия килеп җитте.
Студентлар чабалар,
Ирекле көннәр бетте.

Төннәр буе йокламыйча
Бар яшьләр әзерләнә.
Ярты ел аңламаганнар
Бер төндә башка керә.

Кемнәрдер укытучыга
"Якынаерга юл" эзли.
Кемнәрдер укымаса да
Бер дә өметне өзми.

Тулысынча