Шаярулар

TS
Смс

Май аенда чыгалар да,
Сентябрьдә керәләр.
Бар нәрсәне ишетәләр,
Һәр әйберне күрәләр.

Тулысынча
TS
Смс

Ата песи булса язын,
Чыгып китә урамга.
Суза "мәхәббәт моңнарын",
Утыра да коймага.

Була шундый песиләр дә,
Әйтеп аңлату кыен.
Урамнан үткән кызларның,
Ерткалый колготкиен.

Өйдә кеше булмаганда,
Менеп төшә өстәлгә.
Ялт иттергәч тәлинкәсен,
Тагын бераз өстәргә.

...

Тулысынча
TS
Смс

Чыксаң капка төпләренә,
Анда кайный яңалык.
Картлар сүзен тыңлап уйлыйм,
Вот яши бездә халык.

Тулысынча
TS
Смс

Башларында яулык булыр,
Имеш намаз укыйлар.
Пенсиягә яшәп булмый,
Самагон да ясыйлар.

Тулысынча
TS
Смс

Ошамыйбыз әбиләргә,
Безгә белмим нишләргә?
Узләренең яшьлекләре
Үткән печәнлекләрдә.

Тулысынча
TS
Смс

Фәлән курше йорт тәзеткән,
Ришвәт алып көн күрә.
Авылда юк әйбәт кеше,
Бары тик алар түрә.

Тулысынча
TS
Смс

Симәнке ашый әбиләр,
Шаулый капка төпләре.
Әйләренә таралганчы,
Өрә авыл этләре.

Тулысынча
TS
Смс

Бабайлар да чыга кайчак,
Киеп түбәтәйләрен.
Кулга тотып таякларын,
Кыстырып чәкиләрен.

Урам буйлап кыска итәк
Кигән кызлар үтсәләр.
Кара инде булмаганны
Шайтан диеп сүгәләр.

Бабайларга киресенчә,
Ошый гына андыйлар.
Эх яшь чаклар булсамы дип,
Кызыгышып карыйлар.

Тулысынча
TS
Смс

Яз көне алган бәбкәләр,
Таләп итә күпме наз.
Урам буйлап тешли-тешли,
Арттан куа ата каз.

Тулысынча
TS
Смс

Трактырда ул утыра,
Трубкасын тутыра;
Бутылкасы бергә булса,
Бояр кебек утыра.

Тулысынча
TS
Смс

Зимагур бик ачыкканда
Шалкан урлап тотылган;
Тәмәке төпчеге биреп
Сторождан котылган.

Тулысынча
TS
Смс

Сессиядә хәркем уйлый:
"Түзә алмасмын бугай..."
Бирешмэгез студентлар!
Түземлек бирсен Ходай!

Тулысынча
АМ
Смс

Вакыт бара бик кызулап
Килеп җитә ГИА сы.
Кайсы фәннән бирәсен дип
Үзәк өздерә барсы.

Тулысынча
TS
Смс

Windows'ны вирус баскан
Нишләтергә белмәссең,
Ubuntu'га күчәм дисәң
Эшли дәген белмәссең.

Тулысынча
TS
Смс

Ачу килгәч куып чыгарасың,
Үз көнеңне үзең күр диеп.
Гафу сорап янә хуҗасыннан,
Ишек ачкач керә баш иеп!=)

Тулысынча
TS
Смс

Гулять итеп кайтуга ук,
Бер тәлинкә ит ашый.
Аннан битен юа-юа,
Шәхси коралын кашый.

Тулысынча
TS
Смс

Өстәл буйлап йөгерешә,
Тычкан белән күселәр,
Инде симереп беттеләр,
Начальниклар төслеләр.

Тулысынча
TS
Смс

Эскәмия ясап куйсаң,
Агачтан яхшы итеп.
Симәнкеләр сатып алып,
Шундук җитәләр килеп.

Тулысынча
TS
Смс

Кич җитугә капка төбен
Урап ала әбиләр.
Авыл эчендәге булган
Бар гайбәтне чәйниләр.

Тулысынча
TS
Смс

Һаман саен спам килә бирә,
Туйдырды ул, башка килмәсен.
Павел Дуров үзе хуҗа монда,
Нәрсә тели, шуны эшләсен.

Тулысынча