Шаярулар

TS
Смс

Песи тычкан тота диләр,
Күргәнем юк тотканын.
Ятып йоклый креслога,
Уйлап бирә тычканын.

Тулысынча
TS
Смс

Бозык кызлар буа буарлык ул,
Мәктәптән үк биреп үсәләр.
Аптыраудан күзең шакмак булыр,
15 яшьтә мин кыз дисәләр!

Тулысынча
TS
Смс

Павел Дуров үзенекен эшли,
Дәрәҗәсен тагын төшергән
Октябрьның яңалыгы итеп,
"Выйти" дигән җирне яшергән.

Тулысынча
TS
Смс

Контактка кергәч котым очты,
Павел Дуров әллә нишләгән.
Сыйныфташлар, бергә уйнап үскән,
Күп дусларым эткә әйләнгән.

Карап тора гүя сөяк сорап,
Кашын селки "Шарик" дигәнгә.
Әле ярый өреп күрсәтмәде,
Төшә идем очып идәнгә.

Тулысынча
TS
Смс

Мандарин дип чаша кызлар,
Тормыйлар артык уйлап.
Интернетта утырганда,
Ашыйлар бер килолап.

Тулысынча
TS
Смс

Акча отам диеп барсаң,
Әгәр уен залына.
"Ыштансыз" кайтып китәрсең,
Өйгә хатын янына.

Тулысынча
TS
Смс

Көрәп алмыйлар акчаны,
Ул бит яуган кар түгел.
Булган җитми, һаман күпне,
Өмет итә шул күңел.

Тулысынча
TS
Смс

Туалетка керү 10 сум,
Булса шәхси эшләрең.
Керми кая барырсың соң,
Борып алса эчләрең.

Тулысынча
TS
Смс

"Гаи" туктатса шулай ук,
Башны суга саласың.
Ел ярымга таныклыктан,
Шәпләп коры каласың.

Тулысынча
TS
Смс

Майда пешкән кабартмалар,
Имеш сыер итеннән.
Әйтәм аны юкка чыкты,
Этләр урам читеннән.

Тулысынча
TS
Смс

Акча эшләү ысулының,
Нинди генә юлы юк.
Шартлаткыч сатып кайттыңмы,
Өстең бөтен, тамак тук.

Тулысынча
TS
Смс

Аракы кыйммәт дисәгез,
Төшегез авылларга.
Әбиләр сата самогон,
Тутырып самоварга.

Тулысынча
TS
Смс

Аңлыйм инде күп түгелдер,
Пенсиягез картларым.
Күпме генә эзләсәм дә,
Юньле әйбер тапмадым.

Тулысынча
TS
Смс

Урын алып, кибет салып,
Юкка газапланмагыз.
Яңа гасыр әбиләрен,
Күреп үрнәк алыгыз!=)

Тулысынча
TS
Смс

Спекулянт әби белән
Тулды бүген базарлар.
Алар сатып ята безгә,
Җыен үтмәс товарлар.

Тулысынча
TS
Смс

Мин Магеллан булсам әгәр
Кичәр идем диңгезне.
Зоотехник булсам әгәр,
Печәр идем үгезне.

Зоотехник булыр идем,
Үгез тибәр дип куркам.
Шуңа күрә каләм тотып,
Дәфтәргә шигырь язам:)

Тулысынча
TS
Смс

Киттем сәгать 11 дә
Килеп чыктым Кунырда
Кунырдагы кызлар белән
Рәхәтләндем бүгендә.

Тулысынча
TS
Смс

Тарих кергән дәресләрдә
Йокы үтереп килә.
Шул йокыны басар өчен
Күзләрне уып кара.

Тулысынча
TS
Смс

Утырмагыз урындыкка
Егетләребез утырсын,
Аяклары бигрәк нечкә
Ул ничек басып торсын.

Тулысынча
АМ
Смс

Эх,егетләр,нигә диеп
Кызларны алдалыйсыз.
Сөям сине генә дисез
Чынлыкта, сайланасыз.

Эх,егетләр,нигә диеп
Күзләрне томалыйсыз.
Чынлыкны белгән вакытта
Качырга чамалыйсыз.

Тулысынча