Укытучылар көне

Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.

Минем өчен бик күптәннән таныш
Зур тырышлык куеп йөрүең.
Һәр дәрескә керсез иман белән
Авыр багаж белән керүең.

Кемнәр үлчәр синең хәзинәңдә
Тулып яткан акыл байлыгын?
Телим бүген: шуны сак...

Гомеремнең тәүге язларыннан
Әткәм-әнкәм белән янәшә
Берәү яши һаман күңелемдә
Үткәннәрдән кайтып эндәшә
Хәтеремдә курка-курка гына
Сыйныфыма килеп кергәнем
Хәтеремдә шулчак беренче кат
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым,
Хәтеремдә аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы…...

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Хөрмәтле укытучылар! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.

Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез — тыныч, сәламәтлегегез...

Бик тә, бик тә яратам мин.
Эльвира Наилевнаны,
Ул да яратсын дисәгез
Упкәләтмәгез аны.

Әйткән сүзләрен тыңлагыз,
Ул әни кебек кеше,
Бәләкәй генә булса да,
Бик зур эшләгән эше.

Дулкынланган иген кырын күреп,
Сокланудан әгәр яшең тамса.
Шәфкатьлелек дигән гүзәл сыйфат
Шушы буладыр ул, миңа калса.

Гаҗәпләнсәң сандугачлы таңга,
Моңга күмсә алсуланган шәфәкъ.
Гасырлардан безгә килеп җиткән,
Шул буладыр матур сыйфат - шәфкать.

Тигез күреп адәм балаларын,
Бер риясыз кылсаң син изгел...

Туган телне үстерүгә
Багышланган сезнең гомер.
Бик күп һөнәр арасында
Бу - иң мәрхәмәтлеседер.

Чынлап уйлап караганда,
Телсез калу - илсез калу.
Мактаулы эш - авыр чакта
Туган телне саклый алу.

Юбиляр дус,Сез бит телне
Үстерүче, саклаучы да.
Биек мөнбәрләргә менеп,
Ялкынланып яклаучы да....

Гыйлем дигән тирән дәрья,
Мәгариф дигән кораб.
Өмет белән руль артына
Бастыгыз алга карап.

Аңладыгыз аң-белемнең,
Тәрбиянең зур көчен.
Ярты гасыр тир түгәсез
Педагогика өчен.

Зур көч куеп үттегез сез
Мәгариф баскычларын.
Хак Тагалә кызганмыйча
Биргән тел ачкычларын.

Тормыш...

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Рәнҗетмиме тормыш авырлыгы?
Заманадан артта калмас өчен,
Сынмыймы соң кайчак сабырлыгың?

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Үзгәрттеме заман балаларны?
Шәфкать көткән чакта битарафлык, Әрнетәме бераз яраларны?

Хәлең ничек, авыл мөгаллиме,
Болай ярый, яшәп торырлыкмы?
Бала күңеленн...

Укытучы апаларның
Көне килеп җиткән бит,
Шул көн белән котлыйм диеп
Язам шушы юлларны.

Бу юлларда язылганнар
Барысыда чыңга ашсын.
Чыңга ашмый калмасыннар
Бер генә юлларыда.

Иң изге теләкләрне
Теләп калам бу юлда.
Эшләрендә, уңышларга,
Гел ирешеп торорга.

Алайгына түгел әле
...