Ун мең парның тик берсенә
Бриллиант туй насыйптыр.
Санаулы көн тиз үтә ул,
Үткәрергә ашыктыр.
Туй
Әле ярый, безнең барыбызның
Тормышлары булды түгәрәк.
И Ходаем, бриллиант туйны да
Үткәрергә язсын бергәләп.
И кайтасы килә кайчагында,
Төшләремә килеп керәсез.
Уянып китсәм— ирем, ике улым,
Өзелеп сагынганмын, күрәсең.
Нинди тәмле ризык, нинди матур әйбер—
Чыгарасыз безгә өлешен.
Әллә ничек үтеп китә гомер,
Булмый шунда бик еш күрешеп.
Әткәй-әнкәй! Ярты гасыр элек
Икәү бергә тормыш кордыгыз.
Ничә еллар буе безнең өчен
Сокланырлык үрнәк булдыгыз.
Булыр әле, көтик әле,
Чыгар берзаман фәрман:
«Хатынга чыдаса— орден,
Иргә түзгәнгә— медаль».
Буйдакмы син, пар канатмы
Тормышыңны җайлап кал.
Язмышлардан узмыш ясап,
Теләгәнең сайлап ал.
Җил-давылдан, кар-бозлардан
Саклап тормыш чәчәген.
Ялгызлык ачысын тоймый,
Яшьлек мәхәббәтең җуймый
Озак-озак яшәгез.
Гаилә бөтен, ныклы булыр
Булалсак сездәй сабыр.
Аз да түгел, күп тә түгел,
Тоз ашасак пот ярым.
Ир— баш, хатын— муен булып,
Яши белергә кирәк.
Сезнең кебек тату булып
Яшәүчеләр бик сирәк.
Гаиләңне югалтмый саклау—
Ботка ашау түгел ул,
Болын буйлап җырлый-җырлый
Чәчкә җыю түгел ул.
Көмеш булса да туегыз,
Көмеш түгел чәчегез.
Кәефегез күтәренке,
Нурлар чәчә йөзегез.
Кай арада гомер үткән,
Көмеш туегыз җиткән,
Балалар таралып беткән,
Оныклар туган күптән.
Пар балдаклар балкый бэхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгэ карап!
Зарыгып коткэн туй конегез килде,
Бар доньяны голгэ, нурга кумде.
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга кумде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!
Бүген сөю диңгезендә
Рәхәтләнеп йөзегез,
Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,
Бүгенгедәй мәхәббәтле
Булсын һәрбер көнегез!
Бүген дөнья гаҗәп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бәйрәм итә,
Сезне котлый – күрегез!