Хосусыйлык сәясәте
Digital шигырь (алга таба «Сайт») кулланучының сайтта калдырган барлык шәхси мәгълүматларын саклауга гарантия бирә. Шәхси мәгълүматлар, гамәлдәге законнар таләп иткән очракта гына, өченче затларга тапшырыла ала.
Шәхси мәгълүматлардан файдалану
Сайт кулланучы калдырган шәхси мәгълүматны бары тик күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, кулланучыларга уңайлырак хезмәт күрсәтү максатында куллана.
Шәхси мәгълүматларның кагылгысызлыгын саклау өчен сайт барлык тиешле чараларны күрә.
Шәхси мәгълүмат бары тик закон таләп иткән очракларда яки кулланучының, шулай ук тирә-юньдәгеләрнең хокукларын һәм иминлеген яклау зарур булган ситуацияләрдә генә ачыклаулары мөмкин.
Өченче затларга шәхси мәгълүматларны тапшыруның бүтән очраклары булырга мөмкин түгел.
Үзара хезмәттәшлек
Шәхси мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү процессы түбәндәге очракларда башкарыла:
- кулланучы теркәлү узганда;
- кулланучы сайт формаларын тутырып хәбәр җибәргәндә;
Сылтамалар
Сайт мәгълүмат базасында чит порталларга сылтамалар булырга мөмкин. Әмма сайт ул порталлардагы мәгълүматның сыйфаты һәм ышанычлылыгы өчен җавап бирми. Хосусыйлык сәясәте бары тик Digital шигырь платформасында урнаштырылган мәгълүматларга гына карый.
Куркынычсызлык
Сайт кулланучының хисап язмасы мәгълүматларын рөхсәтсез керүдән саклауны гарантияли һәм тиешле куркынычсызлык чараларын күрә.
Авторлык хокуклары
Кулланучының өстәгән язмалары һәм мәгълүматлары кулланучының авторлык хокуклары астында бастырыла. Әлеге язмалар бары тик кулланучының милке булып кала. Сезнең язмаларны үзгәртү яки бетерү мөмкинлеге һәрвакыт үз кулыгызда.
Үзгәрешләр турында белдерү
Сайт хосусыйлык сәясәтен кулланучыларга алдан хәбәр итмичә үзгәртү хокукына ия. Үзгәрешләр сайтта урнаштырылган вакыттан башлап үз көченә керә.