ФК
Фирдәүсә Кәримова
5 март, 2013 ел

Әтиләргә

Сыйфатларның һәрберсе дә
Килә безнең әтигә.
Уңай вакыт, рәхмәт әйтеп,
Матур сүзләр әйтергә.

Син тырыш та, таләпчән дә,
Җор сүзле һәм бик уңган.
Без бәхетле, синдәй әти
Нәкъ безгә насып булган.

Насыйп итсен озак еллар
Әти диеп дәшәргә.
Синнән матур үрнәк алып,
Синең кебек яшәргә.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0503131787
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез