ФК
Фирдәүсә Кәримова
7 март, 2013 ел

Кайнанага

Язмыш башта очраштырды,
Аннан читне үз итте.
Менә инде күпме еллар,
Бергә гомерләр үтте.

Вакытында мактый белдең,
Кирәк чакта кисәттең.
Яңа тормыш башлаучыны
Син яшәргә өйрәттең.

Үз балаңнан артык күреп,
Оныкларың караштың.
Матур яшәсеннәр диеп,
Безнең өчен тырыштың.

Рәхмәт тәмле сүзләреңә,
Рәхмәт изге эшеңә.
Тыныч, озын гомер телим,
Әниемдәй кешегә.

Синең канатың астында
Үз кызың кебек яшәп,
Риза булып, чын күңелдән,
Мин Әни диеп дәшәм.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0603131794
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез