АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Тормыш дигән гөлбакчаның мин иң матур чәчәге

Яз сулышын тоемладым,
Ап-ак кыш уртасында,
Чәчәктәй ачылган чагым,
Гөлбакча арасында.

Вакыт-вакыт хыялланам,
Йөзәм хисләр илендә,
Рәхәтлеккә чумам-калкам
Гамьсезлек диңгезендә.

Тормыш дигән гөлбакчаның
Мин иң матур чәчәге.
Бу тормышны бүләк иткән
Гаиләмә бик рәхмәтле.
29.01.2024
Матурлык көне
Уникаль идентификатор: 0802242193
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез