АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Туган ягым

Әкияти гүзәллегең
Патшаны әсир иткән,
Туган ягым, илһам иле,
Ватаным синдә икән.
Куеныңда ләззәтләнә
Мәхәббәтле сабыйлар,
Тормыш китабын бизәкләп
Матур эзләр ясыйлар.
Кабатланмас мизгелләрдә
Сөю үзе тамчылый,
Иҗат юлы һәм хезмәттә
Чын даһилык яңгырый.
25.01.2024
Татарлар
Уникаль идентификатор: 0802242194
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез