АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Кар быел бездә уңган

Өем-өем карлардан
Тау ясалган урамда,
Берәү түгел, берничә -
Карап торам, үтмичә.

Кызык ич, менә нишлим?
Машиналарны күзлим:
Берсе эттереп бара,
Калганнарга юл сала.

Арттагылары җыя,
КамАЗ арбасы тула.
Кар быел бездә уңган,
Димәк эшләре мулдан.

Мин карап, зыян салмыйм,
Үз-үземне дә саклыйм.
Күзлимен тик ерактан,
Күренмим ич якыннан.

Эшкә комачау итмик,
Кагыйдәләрне үтик.
Олы юл - машинага,
Без йөрик тротуарда.
10.01.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1402242217
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез