АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
14 февраль, 2024 ел

Гыйнвар иртәсендә

Гади бер көн, бер яңа көн
Тылсымлы кояш балкый.
Төн карасын җиңеп чыккан
Илаһи нурлар уйный.

Гыйнвар иртәсендә карлар
Җем-җем килә бар җирдә,
Дуслашып яктылык белән
Күз карасына иңә.

Зәңгәр күкнең сәхнәсеннән
Энҗе бөртек коела,
Хикмәтле ки, битләремнән
Үпкән кебек тоела.
8.01.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1402242218
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез