АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
19 февраль, 2024 ел

Кунак

***
Рәхәт, иркен, бөтен дөнья
Сыйган кебек өй янына.
Җылы җилләр сыйпап китә,
Бакчалардан хуш искә бөркә.

Табигатьнең бар нигьмәтен
Күрдек, белдек һәм кулландык.
Саесканга алданырга
Җиргә чүпне ыргытмадык.

Хөрмәт иткәч җиребезне,
Каршы җавап сыен өйде,
Тирән-тирән җир катламын
Үтә алып чишмә тиште.

Басу-кырлар өсте тузан,
Игенчедә икмәк уңган.
Кичке эңгер серле, моңлы,
Ә төннәре ай-йолдызлы.

Без инсаннар җирдә кунак,
Киләчәктә - көл, я туфрак.
17.02.2024
Фәлсәфи көне
Уникаль идентификатор: 1902242222
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез