АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
19 февраль, 2024 ел

Нәселемә

***
Тормыш бастырган юлларга
Без келәмнәр җәябез,
Келәм җепләрен үзебез
Һәр көн саен үрәбез.

Калын, бәлки, юкадыр ул,
Соры, кара, ак кына.
Сыек, бәлки, тыгыз итеп
Адым саен тукыла.

Синең кебек, минем кебек
Бар сурәт бизәгәне,
Төрле төстәге чәчәкләр
Келәмгә чиктергәне.

Бу тормышта һәр кешегә
Юллар буйлап атласы,
Келәмнәребез нәселгә
Үрнәк булып каласы.
17.02.2024
Фәлсәфи көне
Уникаль идентификатор: 1902242221
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез