АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
25 апрель, 2024 ел

Яшәешнең осталыгы

Яшәешнең осталыгы
Түгелдер тиле кыюлык.
Исән калырга теләгән
Читләтеп узган еланны.
Әммә ләкин, беләсеңме,
Нигә тудым соң димәскә,
Елан оясына кереп
Агуыннан файда күреп
Үзең һәм дә зәһәр елан
Дәвам итә ала гомер,
Шулай була оста итеп
Ник туганга үкенмичә,
Зыян түгел - файда күреп
Яшәештә урын табу.
Тик
Булсын һәрчак куеныңда
Коткара алырдай корал,
Исән калып та еланнан,
Ышаныч юк, шул чагында
Зилзиләсеннән котылу.
13.04.2024
Уникаль идентификатор: 2504242292
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез