АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
25 апрель, 2024 ел

Юрий гагаринга багышлап.

Күрәсезме, робот түгел,
Гап-гади генә кеше,
Синең кебек, минем кебек
Аның йөрәк тибеше.

Тәпи киткән сабыйларга
Без чиксез сөенәбез,
Уйлап кара, ул беренче
Галәм кочкан кешебез.

Максатларга ирешергә
Ватандашлар өйрәтә.
Хаклык өчен көрәшкәндә
Җимерелә бар киртә.
12.04.2024
Уникаль идентификатор: 2504242293
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез