АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
26 апрель, 2024 ел

Чәчми генә түзәмен

Ике гомер кирәк түгел
Булганы да бик таман.
Янә туасы булса да
Шул ук юллардан барам.

Көнләшмимен байлыкка да,
Көнләшмимен акылга.
Былбыл, сандугач булмамын
Җырлар өчен халыкка.

Гомер юлында очрасын
Төрле-төрле кешеләр.
Ис-акылларым китәдер
Алыр өчен гыйбрәтләр.

Сизгер йөрәгем хәлләрен
Чәчми генә түзәмен.
Күк күкрәгәне күрсәтә
Ярсып-ярсып типкәнен.
26.04.2024
Уникаль идентификатор: 2604242294
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез