АМ
Алия Муллаяровна
17 гыйнвар, 2012 ел
Бүген дүшәмбе уналтысы
Гыйнвар үтә әкренләп
Җаннар әрни бит анысы
Укыйбыз, ипләп-ипләп.

Динә бн иртә баштан
Өйрәндек без язырга
Дәрес буе тик көлештек
Чыдады ничек "башка":)

Ике дәрес таблица ясап
Үзәк өздерде апа.
Тамак ачкач, бырылдагач
Көлеп эчләрем ката.

Ничә дәрес буе язам
Шушы шигырь юлларын.
Эшсез утырам дисәгез
Ялгышасыз,дусларым.

Берсе телефон актара
Калганнар карап тора.
Кемдер егетләр турында
Бик шәп ялган суздыра.

Вакыт әкрен үткән кебек
Сизелә агышлары
Мин дә сабый бала кебек
Ауныйм дәрес буйлары.

Күпме шәп хәбәр җыелган
Сөйләп бетереп булмый.
Кемдер кемне ташлаганын
Аңлап бетереп булмый.

Укытучы безгә карап
Тема аңлатып тора.
Кемдер шуның сүзләреннән
"Угарать" итеп ята.

Сагынабыз без дусларны
Җитми бит тик яллары.
Читен ничә минутларны
Укуга багышлавы.
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 1701121156
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез