МК
Марат Кабиров
31 гыйнвар, 2012 ел
Бу язманы укырга
Бирми торган кызлар булмый,
Бирә торганнар була.
Гомумән, хатын кызлар гел
Бирә торганнар гына.

Ул әлбәттә, “Мә!” дип тормый,
“Кирәкми!” – дигән була.
Шуңа ышанган ир-атлар,
Өметсез юләр була.

(Бирми торган кызлар булмый...
Сорамый биргәне бар.
Сорамый биргәннәреннән
Алмагыз - чирләре бар.)

Бирми торган кызлар булмый
Күрә белергә кирәк.
Башта аның күңеленә
Керә белергә кирәк.

(Бутамагыз: иң беренче -
Күңеленә керергә.
Күңеленә кергәч кенә,
Үрелергә “тегендә”!)

Хатын-кыз бирми торалмый
Бирмәсә ул югала.
Биргәндә ул нурлана да
Тагы да матурлана.

Биргән саен яшәрә ул,
Биргән саен яңара,
Биргән саен арта бара...
Бирү - файда аңа да.

Артып торсын, балкып торсын.
Нурлары сүрелмәсен.
Төннәрен кемгә бирергә
Белмичә тилмермәсен.

Ул бирергә яратылган.
Яшәсен биреп кенә.
Сораучылар булган чорның
Кадерен белеп кенә.

Бирми торган кызлар булмый,
Ала белергә кирәк.
...Алгач та Ир-ЕГЕТ булып
Кала белергә кирәк.
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 3001121183
41
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез