БА
Билгесез автор
23 февраль, 2012 ел
Аерылу бар, кавышу бар,
Көтүләр бар зарыгып.
Яна өмет учаклары
Бер сүнеп , бер кабынып.
Ашкыну бар, дәртләнү бар,
Сүрелү бар кинәттән.
Күпме дәрья дулкыннары
Уза безнең йөрәктән
Алдану бар, ялгышу бар
Тормышның урманында
Күмелә без салган эзләр
Юлларны тузанында.
Сөенү бар, көенү бар,
Барысы да җаннан үтә.
Өзелә кыллар, тына җырлар,
Ә тормыш дәвам итә
Аерылышу
Уникаль идентификатор: 2302121243
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез