РГ
Раил Гатауллин
28 март, 2012 ел
Гөлфияне бәйрәм белән
Тәбрикләп лә үтәбез,
Тагын ни бүләк итик, ди -
Шигырь бүләк итәбез!!!

Бу тормышта булсын дустың
Роза бүләк итәрдәй.
Синең өчен ике кулы
Айга кадәр җитәрдәй.

Булсын якын дус кызларың
Сиңа бәхет теләгән.
Хөрмәт итүчеләр булсын
Йөзәү түгел - меңләгән!

Илһам килсен чакырганда,
Каләм булсын гел янда.
Блокнотың да янда булсын
Иҗатың уянганда.

Кайгы ишек шакыса да
Китеп барсын кермичә.
Яшик дөньяда шатланып
Күз яше түгелмичә.

Бар да булсын, эшең уңсын
Торсын һәркем таң калып...
Бәхетең өчен шатланып
Иҗатыңа сокланып!

...Ә мин инде котыламын
Бүләккә шигырь язып...
Сиңа чәчәк бирер кеше
Булуына ышанып!!!
Туган көн
Уникаль идентификатор: 2803121302
20
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез